Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда яшәүче татар галиме Өремчедә музей ачу өчен Казаннан ярдәм сорады


Кытайда яшәүче биология фәннәре докторы, Синҗан университетының биология һәм биотехника институты профессоры, гомумкытай җыелышы депутаты, Татарстан фәннәр академиясе мактаулы академигы Абдулла Аббас якын киләчәктә Өремче шәһәрендә татар мәдәниятен, гореф-гадәтен, көн күрешен яктыртучы музей ачарга тели. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашу вакытында әйтте һәм музейны ядкарьләр белән тулыландыруда ярдәм сорады.

Аббас Казанга укучылары белән килгән иде. Татар конгрессы хәбәр итүенчә, сәфәрләре кысаларында алар берничә очрашу уздырган. Аерым алганда, аларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән. Шулай ук Абдулла Аббас җитәкчелегендәге вәкиллек Казан федераль университеты нигезендә микробиология, биология һәм фармакология өлкәсендә уртак проектлар булдыру турында сүз алып барган.
XS
SM
MD
LG