Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар тарихын өйрәнүдә яңа чор башлана"


Болгарда Халыкара археологик эзләнүләр үзәге ачылгач кайбер мәгълүмат чаралары кыйммәтле табылдыклар Мәскәү белән Петербурга китеп барачак, дип язып чыкты. Тарих институтының Милли археология үзәге җитәкчесе Айрат Ситдиков бу хәбәрне кире кага. Ул бөтен табылдыкларның да Болгарда калачагын, үзәкнең археологик эзләнүләрдә яңа мөмкинлекләр ачачагын белдерә.

25 май көнне Болгар җыены вакытында Болгар цивилизациясе музее ачылу шаукымы Халыкара археологик эзләнүләр үзәге ачылуны арткарак этәрде. Ситдиков бу үзәкнең рәсми рәвештә 21 май көнне ачылуын әйтә. 25 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсмиләр дә үзәк белән танышкан һәм аның эшчәнлеген хуплаган.

– Бу үзәк кем тәкъдиме белән булдырылды?

– Бу үзәк Татарстан фәннәр академиясе һәм "Яңарыш" фонды җитәкчесе Миңтимер Шәймиев тәкъдиме белән эшләнде. Үзебезнең генә түгел Русиядән һәм чит илләрдән дә көчле археологларның монда килеп тикшеренүләр үткәрүе тарихка яңача карарга мөмкинлек бирәчәк. Алдагы эшләребез өчен ул бик мөһим урын булачак.

– Элекке елларда чит ил археологлары Болгарга килә идеме?

– Килә иде. Мондый үзәк Альфред Халиков заманнарында эшләде. Анда бөтен уңайлыклар тудырылмады, шуңа күрә кайбер проблемнар да бар иде. Ул вакытларда Русиядән һәм чит илләрдән дә археологлар килеп эшли иде. Үзәк 90нчы елларда хуҗасыз булып калды, таркалып җимерелү хәленә җитте. Бу үзәк элекке традицияләрне торгызу һәм яңа дәрәҗәгә күтәрү булып тора.

– Соңгы вакыттагы табылдыкларга килгәндә, әһәмияткә ияләре бармы?

Болгар цивилизациясе музеендагы тәлинкә
Болгар цивилизациясе музеендагы тәлинкә
– Мин берничә археологны атап үтәр идем. Вячеслав Баранов, Ирина Елкина, Рафинад Шәрифуллин, Ринат Валеев казыган урыннардан әһәмияткә ия әйберләр табылды. Бу әйберләнең күбесе яңа эшли башлаган Болгар цивилизациясе музеена да куелды.

Болгарда ел дәверендә 20гә якын археолог һәм берничә йөз кеше казу эшләре белән мәшгуль. Монда эзләнүләр әле озак дәвам итәчәк. Казу эшләрен без ел да май башында башлап җибәрәбез һәм ноябрь урталарында төгәллибез.

Бу археология үзәгенең тагын бер зур әһәмияте бар – табылган әйберләрне аннан алып китә алмыйбыз, аларны эшкәртеп юлга салу, хисапка кертү кирәк. Хәзер үзәктә табылдыкларны фәнни дәрәҗәгә җиткереп музейга тапшырып бару мөмкинлекләре дә тудырылды. Табылдыкларны музейга куеп халыкка җиткерүдә дә әһәмияте бик зур булачак.

– Табылдыклар бары тик Болгар музеена гына куелачакмы?

– Әлбәттә. Ул аларның хәзинәсе булып аерым фондларында сакланачак. Бу үзәкнең тагын бер урыны турында әйтеп китәр идем. Анда реставрация лабораториясе дә булдырылды. Ул табылдыклар җирдән чыккач таралып китмәсен өчен, хәзинәләрнең бөтен матурлыгын ачу өчен кирәк.

Рөстәм Миңнеханов (алда), Миңтимер Шәймиев, Раеф хәзрәт, Айрат Ситдиков Болгар цивилизациясе музеенда
Рөстәм Миңнеханов (алда), Миңтимер Шәймиев, Раеф хәзрәт, Айрат Ситдиков Болгар цивилизациясе музеенда
– Юридик яктан караганда, табылдыклар кемнең байлыгы? Русиянекеме әллә Татарстанныкымы?

– Русиянеке. Федераль канун нигезендә табылдыклар барсы да федераль исемлеккә кереп бара.

– Саклану урынына килгәндә, алар кайда табыла шунда сакланачакмы?

– Әлбәттә. Безнең Болгар музее фонды экспонатлары Русия дәүләт фондында теркәлгән әйберләр буларак саклана. Бөтен музейларда да шулай, археологик табылдыклар дәүләт фондына кертелә.

– Кайбер матбугат чаралары Халыкара археология үзәге ачылгач кыйммәтле табылдыклар, хан алтыннары Мәскәү һәм Петербурга китеп барачак дип язып чыкты. Янәсе, Болгар музеенда киләчәктә хәзер куелган кыйммәтле экспонатларның күчермәләре генә булачак.

– Бу дөрес түгел. Русия кануннары нигезендә бер генә әйбер дә бер музейдан икенче музейга тапшырыла алмый. Игътибар иткәнсездер, Эрмитаж белән Рус музее арасында берничә рәсем өчен тарткалаш бара. Русия кануны нигезендә Эрмитаж аларны беркайчан да бирмәячәк.

Болгар фондлары андагы музей экспозицияләренә генә чыгарылачак һәм анда гына сакланачак. Экспонатлар башкаларга берничек тә бирелә алмый.

– Моңа кадәр Болгарда табылган хәзинәләр кайбер музейларда, шул исәптән Эрмитажда да саклана. Аларны бер урынга җыю мөмкинме?

Болгарда табылган пыяла эшләнмәләр
Болгарда табылган пыяла эшләнмәләр
– Юк, анысы да шул ук Русия кануны нигезендә мөмкин әйбер түгел. Эрмитаж һәм Русия дәүләт тарих музее белән безнең килешү төзелгән. Аның нигезендә аларда булган хәзинәләрнең күчермәсен алу мөмкинлегебез бар. Бу да мөһим әйбер. Күчермә алу теләсә-кайсы музейга рөхсәт ителми.

Без килешү нигезендә Эрмитаж фондларындагы Кубрат хан хәзинәләренең бер өлешенең копияләрен Болгар музеена куярга җыенабыз. Алар безгә күчермәләрен эшләп бирергә вәгъдә итте.

– Музейда күргәзмәләр эшләнгәндә хезмәткәрләр археологлар сүзенә колак саламы?

– Без музей белгечләре һәм шулай ук рәссамнар белән дә аңлашып эшлибез. Фәнни һәм тарихи яктан төгәл, дөрес булсын өчен белгечләрне Казаннан һәм тирә-яктан да чакырып киңәшәбез.

– Соңгы вакытта Болгарда зур төзелешләр булды. Бер яктан, матурайды, ә икенче яктан, бу төзелешләр тарихи катламнарга зыян салмадымы?

– Төзелешләрнең бу тарихи һәйкәлгә тәэсире бар, ләкин зыян китерде дип әйтү авыр. Төзелешләр нәтиҗәсендә Болгар уңай якка үзгәрде. Төзелешләр вакытында, җир эшләре барганда археологлар да эшләде. Яңа материал тупланды. Алар Болгар фонды музеен бик нык баетты. Инде курыкмыйча әйтергә була, алдагы эзләнүләр өчен нигез салынды. Бу археологик эзләнүләр үзәге белән дә, музей белән дә бәйле. Хәзер Болгар тарихын өйрәнүнең яңа этабы башлана дип әйтсәм дә ялгышмам. Бүген без Болгар тарихының яңа якларын ачабыз, аларны өйрәнәбез.

ЮНЕСКО белән эшләр ничегрәк?

Болгар цивилизациясе музее
Болгар цивилизациясе музее
– Хәзер аңлашу дәрәҗәсендә. Болгарның әһәмиятен таныту үзенчәлекле зур эш. Минем аңлавымча, тарихта Алтын Урда чорында, ислам кабул ителүдә Болгар дөньяда уникаль урын булып тора. Аны ЮНЕСКОның дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү алдагы көн вакыйгасы. Аны күп көтәсе калмады. Уңай нәтиҗәне тиздән ишетербез дип өметләнәбез.

– ЮНЕСКО вәкилләре Болгарда берничә тапкыр булды. Димәк, эшләр уңайга таба бара?

– Кайбер авырлыклар булса да, бу эш уңай якка бара.

– Бу авырлык нидә чагыла?

– Үзебезнең фикерне аңлату җиңел түгел. Күбесе Болгарда булмаган бит. ЮНЕСКОда Болгар чорлары һәм ул гасыр тарихы белән бәйле белгечләр күп түгел. Безнең фикер белән танышкач аларда Болгар ЮНЕСКО таләпләренә туры килми дигән уй калмый.

– ЮНЕСКО вәкилләре яңа төзелешләргә әйбер әйтмиме?

– Төзелешләргә килгәндә, мин аларның нинди фикердә икәнен әйтә алмыйм. Бу төзелешләр Болгарның музей объекты буларак үзенең тормышын алга алып баруы белән бәйле. Төзелешләр нәтиҗәсендә үткәрелгән казу эшләре Болгарның байлыгын арттырды гына.
XS
SM
MD
LG