Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Искешәһәр һәм Бурса белән хезмәттәшлек килешүе имзалады


Искешәһәрдә Татар мәдәнияте үзәген ачу тантанасы
Искешәһәрдә Татар мәдәнияте үзәген ачу тантанасы
Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Искешәһәр провинциясе губернаторы Азим Туна һәм Бурса губернаторы Шиһабетдин Харпут белән хезмәттәшлекне үстерү килешүе имзалады.

Бу килешү ике арада сәүдә-икътисад, мәдәният, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, спорт, туристлык, ярминкәләрне үстерүгә шартлар тудыра.

Бүген Искешәһәрдә Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Бу үзәктә казан татарлары һәм Төркиядәге татарларның үзара бәйләнешләре, Казанга багышланган фотолар, Искешәһәрдә туган күренекле татарлар турында мәгълүмат, татар халкының мәдәниятенә һәм традицияләренә багышланган күргәзмәләр урын алган.

"Мин Татар мәдәнияте үзәге ачылу ватандашларыбызның тарихи ватаннары белән элемтәләре өзелүгә генә юл кумас, ә туган телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүдә актив хезмәттәшлектә булырлар дип куанам", диде Миңнеханов бу үзәк ачылышында.

Искешәһәр провинциясендә XIX гасыр ахырында күпчелеге хәзерге Татарстан һәм Оренбур өлкәсе якларыннан киткән татарлар тарафыннан нигез салынган Османия авылы бар. Әлеге авылдан чыкканнар хәзер Искешәһәр, Анкара һәм Истанбулда яши.
XS
SM
MD
LG