Accessibility links

Кайнар хәбәр

РПР-ПАРНАС “сазлык эше”ндә гаепләнүчеләрне ярлыкарга тәкъдим итте


РПР-ПАРНАС фиркасе “сазлык эше”ндә гаепләнүчеләрне ярлыкарга тәкъдим итте. Бу фирка белдерүендә, иртәгә башланачак мәхкәмәгә карата “яңа Русия өчен үзенең күләме белән дә, эчтәлеге белән моңарчы булмаган хәл” диелә.

29 апрель көнне КПРФ фиркасеннән бер төркем депутатлар Русия думасына “сазлык эше”нә җәлеп ителгән барлык кешеләрне дә ярлыкарга дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Русия президентының кеше хокуклары шурасы әгъзалары бу тәкъдимне хуплады.

Бүген Мәскәү үзәгендә “сазлык эше”ндә гаепләнүчеләрне яклап бер кешелек пикет уза. “6 июнь көнне мәхкәмә каршына басучылар аларны онытмаганны һәм алар өчен көрәшәчәгебезне күрергә тиеш!” дип Facebook-ка язды бу чараны оештыручылар.

Узган елның 6 маенда Мәскәүнең Сазлык мәйданында булган тәртипсезлекләрдә 28 кеше җинаять кылуда шикләнелә. 6 июньдә Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсендә 12 кеше эшен карау башлана.
XS
SM
MD
LG