Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Мәскәүдә террор чарасын әзерләгән Юлай Дәүләтбаев кулга алынды


Мәскәү өлкәсендә башкалада террор һөҗүмен әзерләүдә шикләнелгән Юлай Дәүләтбаев исемле кеше кулга алынды, дип хәбәр итте Русиянең интернет сәхифәләре. Федераль Иминлек хезмәте (ФСБ) чыганакларына нигезләнеп алар террор гамәлләренә заказ бирүчеләр чит илдә, дип белдерде.

Русиянең террорга каршы көрәш комитеты хәбәр итүенчә, һөҗүмнәрне заказ итүчеләр Пакстан-Әфганстан чиге буендагы Ислам Төркистан партиясе.

Чыгышы белән Стәрлетамактан булган Дәүләтбаев Орехово-Зуево шәһәрендәге фатирда кулга алынган.

Май аенда бу шәһәрдә “Мәскәүдә террор һөҗүмнәрен әзерләп ятканда” террорда катнашы булуда шикләнелгән бер төркем мөселманнар кулга алынган иде. Аларның берсе, Роберт Әмирханов 20 июльгә кадәр сак астында булачак. “Террор әзерләүчеләрдә” Калашников автоматы һәм 25 патрон табылды.
XS
SM
MD
LG