Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" һава аланы БДБ илләре арасында иң яхшысы дип танылды


"Казан" һава аланы 2012 ел нәтиҗәләренә караганда БДБ дәүләтләренең "1 миллионнан артык юлчыга хезмәт күрсәткән иң яхшы һава аланы" исеменә лаек булды. Бу бәйгене ел саен "Аэропорт" халыкара һава ассоциациясе оештыра.

Бәйгедә һава аланнары үсеше, финанс-икътисади эшчәнлеге, яңа технологияләр һәм хезмәтләр кертү, хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм очышлар иминлеге тикшерелгән.

Һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2012 елда "Казан" аэропорты аша
1 миллион 486 мең 904 юлчы үткән. Һава аланына ерак һәм якын чит илләр, шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән 100дән артык һава ширкәте очышлары ясалган, яңа терминал ачылган.
XS
SM
MD
LG