Accessibility links

"Дәүләтбаев мәчеткә йөргәндә бик тыныч егет иде"


Юлай Дәүләтбаев куәт структуралары тарафыннан Мәскәүнең Мытищи районында тоткарланды
Юлай Дәүләтбаев куәт структуралары тарафыннан Мәскәүнең Мытищи районында тоткарланды

Мәскәүдә террор гамәлләрен әзерләүдә шикләнелеп Русиянең куәт структуралары тарафыннан кулга алынган Юлай Дәүләтбаевны Башкортстан имамы бик тыныч кеше буларак искә ала.

Бүген Русиянең барлык интернет басмалары тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән булган Юлай Дәүләтбаевны тоткарлануын белдерде. ФСБ хәбәр итүенчә, ул Мәскәүдә террор гамәлләрен оештыруда шикләнелә.

Терактны Дәүләтбаев җитәкчелегендәге бер төркем әзерләгәне әйтелә. Әлеге төркемгә кергән өч мөселман күптән түгел Орехово-Зуево шәһәрендә яшәгән фатирларында кулга алынды. Ул вакыттагы каршылыклар барышында ике мөселманның һәм шулай ук Дәүләтбаевның үтерелүе, ә Роберт Әмирхановның яралануы әйтелгән иде. Шуңа күрә бүген Дәүләтбаевның кулга алынуы турындагы хәбәр кайберләр өчен гаҗәп булды.

Дәүләтбаевны шул Әмирханов ярдәмендә табуларын әйтәләр. Тумышы белән Башкортстаннан булган 1970 елгы Юлай Дәүләтбаевның радикал ислам төркеменә каравы, моннан берничә ел элек Идел буенда җинаятьләр кылганнан соң, хокук сакчыларыннан качып йөрүе, ә 2010 елда Әфган-Пакстан җирендә хәрби күнегүләр үтүе һәм НАТО көчләренә каршы көрәштә катнашуы әйтелә.

Әлеге мөселманнар “Төркестан ислам партиясе”нә караган һәм өч ел чит илдә булганнан соң, фирканең башлыгы йөкләмәсе белән Русиягә террор гамәлләре оештырырга кайткан. Бу хакта террорга каршы комитет хәбәр итте.

Мәскәүдә Дәүләтбаев теракт оештыру өчен урыннарны яхшырак өйрәнү максатыннан таксига эшкә урнашкан диелә. Алар террор гамәлләрен 9 майга планлаштырган булган, әмма аның алдыннан гына фатирларында кечкенә шартлау була, шуңа артык шик уятмас өчен террор гамәлләрен уздыруны кичектерергә булалар.

Шул шартлаудан соң, хокук саклаучылар алар артыннан күзәтү булдырган һәм бу бер ай дәвам иткән.

Орехово-Зуеводагы күршеләре бу кешеләрне бик тыныч буларак искә ала. Хәтта аларның террор гамәлләре әзерләп ятуына аптыраш белдерә.

Дәүләтбаев Уфада яшәгәндә йөргән “Рамазан” мәчете имамы Рәҗәп хәзрәт Мөхәммәдиев та аны кешенекенә тими торган, барысын да үз көче белән булдыра торган кеше буларак искә ала.

“Гади мөселман. Базарда балык сату белән шөгыльләнә иде. Балыкны үзенең “Нива” машинасында ташыды. Балык сату өчен берничә урыны булганын беләм. Өч ел тирәсе шул эш белән шөгыльләнде. Эшләп ашый торган, кешенекенә тими торган гади башкорт егете иде”, ди ул.

Дәүләтбаев мәчеткә сабакка һәм намазларга йөргән. Имам аның биш еллап элек Мәскәүгә китүен әйтә.

“Без алай якыннан аралашып йөрмәдек, әмма бер-беребезне белә идек. Бик тыныч кеше иде. Сәясәт белән шөгыльләнмәде. Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлады. Мәскәүгә ни сәбәпле күченүен белмим”, ди Рәҗәп хәзрәт.
XS
SM
MD
LG