Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси карикатура: "Welcome! Sochi 2014"

“WELCOME! SOCHI 2014” исемле сәяси карикатура рәсемнәре белән җәнҗал чыгарган Василий Слонов Сочи Олимпия уеннарын пиарлаучы түрәләрне булдыксызлыкта гаепләсә, Слоновның үзенең киң җәмәгатьчелеккә танылуына нәкъ менә югары түрәләр сәбәп булды. “Пермьдәге ак төннәр” фестивалендә Сочига багышланган карикатуралар күргәзмәсе белән чыгыш ясаучы Слонов рәсемнәрен Универсиада уты Пермьдә тукталган вакытта шәһәргә килгән түрәләр күреп алган һәм бу турыда Русия президенты идарәсенә хәбәр иткән. Шуннан соң өлкә түрәләре күргәзмәне тиз арада ябып карикатураларны кеше күзеннән яшереп куйды һәм “хатаны төзәтү” эшенә кереште.

XS
SM
MD
LG