8 июньдә Балык бистәсенең Күки авылында үткән Сабантуе халык, иганәчеләр, авыл шурасы тырышлыгы белән оештырылды. Быел мәйданга җыелган якташлар Күки Сабантуен Мингер дәрәҗәсенә җиткерергә дигән теләк белдерде. Моның өчен урын җитә, бары көчле, бай иганәчеләр кирәклеге әйтелде. 9 июньдә Күки, Балтач авыллары Ямаш Сабантуена җыелды. Шул ук көнне Саба районындагы Мингәр Сабантуе быел да дистәләгән мең халыкны бәйрәмнең зурлыгы, күптөрле мәдәни-спорт чаралары белән таң калдырды.
Күки, Ямаш, Мингәр Сабантуйлары
21
Ямаш авылы. Сабантуй мәйданы янәшәсендә балаларның күплеге күренде
22
Ямаш авылы. Сабантуй мәйданы янәшәсендә балаларның күплеге күренде.
23
Ямаш авылына да Татарстанның башка районнарыннан көрәшчеләр килгән иде.
24
Мингәр авылы. Очы-кырые күренмәгән Сабантуй аланы.
25
Мингәр авылы. Мото спортчылар чыгышы
26
Мингәр авылы. "Барс Медиа" артистлары сәхнәсе
27
Мингәр авылы. Аркан тартыш уены.
28
Мингәр авылы. Төп мәйданда алып баручыларның берсе Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин.
29
Мингәр авылы Сабантуеның сәхнәләренең берсендә Ришат Төхвәтуллин җырлый
30
Мингәр авылы Сабантуе. Автор-башкаручы Илназ Гарипов җырлый.