Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Өч минутлык җыр – ул бер тормыш"


Яшь җырчы Азалия Зиннәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:45 0:00

Яшь җырчы Азалия Зиннәт

"Кызган таба" татар эстрадасындагы яшь җырчылар белән таныштыруын дәвам итә. Бүгенге кунак – Азалия Зиннәт Башкортстанның Октябрьский районында туып үсеп Казанга юл алган.

Азалия 2007 елда "Барс Медиа" ширкәте оештырган "Йолдызлар фабрикасы" проектыннан зур сәхнәгә юл алган. Башкортстанда урта мәктәпне бетерүгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына халык артисты Венера Ганиева классына укырга кергән. Аларның төркеме актив булган, араларыннан Гөлназ Солтанова, Роберт Ямгуров, Мөнир Рахмаев кебек җырчылар үсеп чыккан.

Бүген Азалия продюссерлык үзәкләренә бәйле түгел, үзенә-үзе хуҗа. Җырлары "Болгар" радиосы, "Яңа гасыр" телеканалы аша яңгырый. Татарстанның мәдәният министрлыгы аша чит илләргә чыгыш ясарга бара. Май азагында Төркиянең Иске шәһәрендә үткән Сабантуйда җырлап кайткан.

Азалия халык җырларын яңартылган көйдә башкарып халык күңелен яулаган. "Төркиядәге татарлар да яратып кабул иттеләр, анда олы йөрәкле кешеләр яши", ди ул. Тик татар җырлары төрек җырлары белән чагыштырганда түбән дәрәҗәдә икән. Азалия фикеренчә, татарлар халык җырларына өстенлек бирә, шуңа да башка юнәлешләр тамыр җәеп үсеп китә алмый.

"Яшьләргә нәрсә кирәк, нинди көйләр, җырлар?", дигән сорауга Азалия Зиннәт, дискотека стилендәгеләр, дип җаваплады. Шуңа да ул халык, ретро җырларны заманча, ритмлы көйләргә салып җырлый башлаган.
XS
SM
MD
LG