Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан социаль челтәрләрдә иң "ягымлы" бишлеккә кергән


Brand Analytics системы ярдәмендә уздырылган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Башкортстан халкының форум һәм социаль челтәрләрдә язып калдырган сүзләре Русиядә "иң ягымлы" бишлеккә кергән. Белгечләр төрле регионнарның күбрәк яхшы яки нәфрәт сүзләре язуын тикшергән.

Тикшеренү июньнең беренче атнасында узган. Барлыгы 10 миллионлап авторның 65 миллион язуы тикшерелгән. ВКонтакте, Facebook, Twitter, LiveJournal һәм башка шундый челтәрләрдә "яратам", "үлеп яратам" һәм "күрә алмыйм", "нәфрәт итәм" кебек сүзләрнең ничә тапкыр кулланылуы саналган.

Русиянең иң позитив төбәге дип Алтай табылган. Татарстан 13нче урында. Иң тискәре фикер белдерүчеләр Дагыстан, Чечня һәм Саха Якутиядә яши, дигән нәтиҗә ясалган.
XS
SM
MD
LG