Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Сабантуйлар үтте


Омски Сабантуе
Омски Сабантуе

Омскида узган шимбә-якшәмбе көннәрендә татар халкы өчен бер-бер артлы ике бәйрәм булып узды.

Шимбә көнне Омскида шәһәр күләмендә Сабантуй бәйрәме булды. Халкыбызның 2007 елга кадәр онытылып торган милли бәйрәме Омскида хәзер һәр елны үткәрелеп килә. Быелга кадәр шәһәр сабан туе, алты ел рәттән, бер урында – "АгроОмск" паркында үткәрелеп килгән иде. Әмма быел, хуҗалары алышыну сәбәпле, бәйрәм инде өйрәнелгән бу урыннан Иртеш буена, "Яшел утрау" ял комплексына күчте.

Бәлки шул сәбәптәндер, халык узган елларга караганда берникадәргә азрак булды. Шулай да, оештыручылар исәпләвенчә, Омскиның җиденче Сабантуе өч меңгә якын кешене җыйды.

Бәйрәмдә яше-карты, баласы-чагасы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Моның өчен барлык шартлар тудырылган иде. Сабантуй бәйгеләре, уеннары оештырылган, яшьләр, балалар өчен аерым мәйданнар да булдырылган иде.
"Мәхәббәт" ансамбле, Колосау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан үтү, милли көрәш, кул көрәше кебек ярышларда теләкләре булганнар һәммәсе катнаша алды. Шәһәр шартларында ат чабышы оештыру катлаулы булганга, Омски Сабантуйларында халыкның хозурыннан бу күренеш төшеп кала килә.

Сабантуе сәхнәсендә Омски үзешчәннәреннән тыш, Колосау, Тара, Большеречье районнарыннан татар коллективлары чыгыш ясады. Казаннан татар эстрадасының яшь җырчылары Лилиана Газизова һәм Максуд Юлдашев килгән иделәр.

Икенче бәйрәм – балалар өчен оештырылган сабан туе – якшәмбе көнне үткәрелде. Балалар Сабантуе инде дүртенче ел рәттән гадәти урында – "Омски ныгытмасы" тарихи-мәдәни комплексында җирлегендә булды.
Балалар Сабантуе
Балалар Сабантуе

Шимбә көнне узган сабан туен Омскиның өлкә милли-мәдәни мохтарияте үткәрсә, балаларга бәйрәмне шәһәр милли-мәдәни мохтарияте оештырды.

Балалар Сабантуе Себер җирендә инде дүртенче мәртәбә үткәрелде. Шәһәр мохтарияты бәйрәмне Омски шәһәр хакимияте ярдәме белән оештыра. Дөрес, уеннар, ярышлар үткәрү өчен бүләкләр-призларга сатып алырга иганәчеләр ярдәм итә.
Балалар Сабантуе
Балалар Сабантуе

Ә рәсми даирәләр, ягъни шәһәр хакимиятенең мәдәният департаменты, тавыш көчәйтү җайланмалары белән тәэмин итә, бәйрәмне Омскиның тарихи урынында үткәрүгә рөхсәт алу өчен дә мохтарият җитәкчелеге шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Балалар өчен оештырылган бәйрәм гадәти Сабантуй кагыйдәләреннән тайпылмады кебек. Сабантуй әләмен күтәрү, дога уку, концерт, беррәттән уеннар, бәйгеләр үткәрү – барысы да һәрвакыттагыча төгәл үтәлде.
"Умырзая" һәм "Өмет" яшьләре
"Умырзая" һәм "Өмет" яшьләре

Сәхнәдә өч сәгатькә якын барган концертта Омскиның "Өмет" студиясе, "Метелица" рус коллективы, "Луйс" әрмән мәдәният үзәге балалары, "Умырзая" фольклор ансамбле чыгыш ясадылар.

Сабан туеның бер күркәм мизгеле – "Озын толым" бәйгесе булды. Бер-бер артлы сәхнәгә 25 кыз күтәрелде. Алып баручылар Даурия Шихова белән Наилә Абдуллина алар арасыннан иң озын чәчле ике кызны сайлап алдылар. Кызларның һәммәсенә бүләкләр бирелде.

Сабантуеның бәйгеләрен, уеннарын асылда "Ялкын" оешмасы яшьләре үткәрде. Милли көрәш бәйгесен Омскиның күренекле спортчысы Тимерҗан Кәлимуллин һәм аның ярдәмчесе Марат Ямлиханов оештырды.
XS
SM
MD
LG