Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда президент сайлауда Рухани алда бара [инфографика]


Хәсән Рухани
Хәсән Рухани
Җомга көнне Иранда узган президент сайлауның беренчел нәтиҗәләренә күрә реформа тарафлы уртачыл намзәт Хәсән Рухани алда бара.

Иранның эчке эшләр министры Мостафа Мөхәммәт Наҗар хәбәр итүенчә, тавышларның якынча яртысы саналганнан соң Рухани 51% чамасы җыйган.

Икенче урында Тәһран мэры Мөхәммәт Бәкер Галибаф бара – 15% чамасы.

Иранда 50 миллион чамасы кешенең сайлау хокукы бар. Җомга тавыш бирүдә шуларның якынча 70% катнашкан диелә.

Мәхмүт Әхмәдиниҗат урынына барлыгы алты намзәт дәгъва итә. Руханидан кала калганнары барысы да кадимчеләр.

Әхмәдиниҗат үзе сайлауда катнашмый. Конституция нигезендә ул өченче мөддәткә бара алмый.

Беренче турда намзәтләрнең берсе дә 50% тавыш җыя алмаса, иң күп тавыш җыйган ике намзәт 21 июньдә икенче турга чыга.

Биш ел элек Әхмәдиниҗатның президентлыкка хәрәмләшүләр аша килүе илдә киңкүләм каршылык чараларына китергән иде.

XS
SM
MD
LG