Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда президент сайлауда Рухани җиңүче дип игълан ителде [видео]


Хәсән Рухани
Хәсән Рухани
Иранда узган президент сайлауда уртачыл карашта торучы дин әһеле 64 яшьлек Хәсән Рухани җиңүче дип игълан ителде.

Иранның эчке эшләр министры Мостафа Мөхәммәт Наҗар хәбәр итүенчә, Рухани 18 миллионнан артык тавыш җыйган, ягъни беренче турда ук тавышларның 50% артыгын казанган.

Җомга көнне узган тавыш бирүдә 50 миллион чамасы сайлаучының якынча 72% катнашкан диелә.

Мәхмүт Әхмәдиниҗат урынына барлыгы алты намзәт дәгъва итте. Руханидан кала барысы да кадимчеләр.

Әхмәдиниҗат үзе сайлауда катнашмады. Конституция нигезендә ул өченче мөддәткә дәгъва итә алмый.

Биш ел элек Әхмәдиниҗатның президентлыкка хәрәмләшүләр аша килүе киңкүләм каршылык чараларына китергән иде.

Иран сайлавында Рухани җиңде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00
XS
SM
MD
LG