Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүген ут төрттеләр, иртәгә шартлатырлармы?"


Әсхәт Җәләлиев
Әсхәт Җәләлиев

Апас районы гәзитенең элекке мөхәррире Әсхәт Җәләлиев "миңа, гаиләмә карата сугыш бара" дип белдерде. 15 июнь иртәсендә аның күршедәге кызының йорты тирәли бензин сибеп ут төрткәннәр.

Әсхәт Җәләлиевның район хакимияте белән сүзгә килешүе өч ел элек булды. Түрәләрнең милек, җир белән әвеш-тәвеш китергәнен, алдау юллары белән арзан хакка сатып алып, үзләштергәннәрен фаш иткән журналистны чын-чынлап эзәрлекләү башланды.

Башта район хакимиятенә баш бирмәгән мөхәррирне эштән алдылар. Пенсиягә чыгарга җиде ай калган иде, "Йолдыз-Звезда" район гәзитенең мөхәррире вазифасыннан китәргә мәҗбүр иттеләр, аннары шунда эшләгән балаларын эшеннән кудылар. Әсхәт Җәләлиев сүзләренчә, эш моның белән туктамаган. “Берничә ай элек йортка төнлә машина белән бәреп керделәр, хәзер менә кызымның йортына ут төрттеләр. Өй тулы кеше, балалар, кызым өченчегә авырлы. Миннән шул рәвешле үч алалар”, дип сөйләде “Азатлык” радиосына Әсхәт әфәнде.

– Бу хәл кайчан, ничегрәк булды? Янгыннан зыян зур килдеме?

– Төнге беренче яртыда безнең хуҗалыкка бандитларның һөҗүме булды. Башта минем ихатада йөргәннәр, аннары мин чыга алмаслык итеп ишекне тимер белән терәтеп куйганнар. Янәшәмдә, күршедә генә ике кызым яши, менә олы кызымның хуҗалыкларын уратып мичкәләп бензин сибеп чыкканнар да ут төрткәннәр. Безне Ходай гына саклап калды, төн булуга карамастан, бер күршем ятмаган булган, алар ут капканны күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакырткан, безне, тирә-яктагы күршеләрне уяттылар. Халык бик тиз җыелды. Янгын сүндерүчеләр дә вакытында килеп өлгерде, күршеләр төнлә бакчага су сипкән вакыты булган, бик тиз ярдәмгә килеп, бергәләп янгынны сүндерә алдык. Барысына да ихластан рәхмәт! Зур бәлага барып җитмәде. Полиция бик соңлап килде, иренеп кенә бөтен нәрсәне фотога төшерде, сораштырды.

Каралтыга тигән зыянга минем исем китми, минем бу кадәр кешеләрнең кабахәтлеге башыма сыймый. Ярый, минем йорт булса, бер хәл, ләкин кызымның гаиләсе бит бу, балалы йортка ут төрттеләр! Аларның үлеме аша миннән үч алырга теләделәр. Кызымның ике бәләкәй баласы, өченчегә авырлы. Ни кадәр стресс кичергәнне без үзебез генә беләбез. Оныкларым өйгә керергә курка.

Моңа кадәр безне куркытып, машина белән машина бәреп кергәннәрен район полиция башлыгы да, прокурор да белә. Шикле кешеләрне күрсәттем, ләкин берни эшләмәделәр. Хәзер менә шушылай куркытуга керештеләр.

– Бу эшне башкаручыларның кем булуларын чамалыйсызмы?

– Әлбәттә, чамалыйм! Бу заказ буенча эшләнде. Кайбер иптәшләр аларның Апас районында ничек милекне урлау, талау турында язып чыгуымны, сөйләвемне, аларның бу җинаятьләрен булдырмас өчен аркылы ятуымны гафу итә алмыйлар.

Районда милекне сатып алыр өчен игълан бастырыр өчен ялган гәзит бастырдылар. Халыкка белгертмичә, яшереп, игъланнар биреп, юк кына хакка йортлар, җирләр сатып алып яттылар, үзләренә, туганнарына яздырдылар. Башта түздем, аннары район җитәкчелегенә каршы төштем, "отказ" бирдем. Райпоның 49 бинасын үзләштерер өчен игълан басарга тиешләр иде, мин аркылы төштем. Райондагы 43 кибет һәм 6 бина – райпоныкы. Ипи комбинаты, райпо цехлары, ресторан, кибетләр – барлыгы кимендә 150 миллион сумлык. Ипи комбинаты үзе генә дә 20 миллион тора. Кафе-ресторан 20 миллион тора. Ләкин район түрәләре боларны барсын да 5 миллионга сату турында игълан бирәбез диде. Әгәр мондый игълан район газетасында чыкса, теләсә кем йөгереп килеп җитәр иде. Мин чыгарырга тиеш идем, ләкин бу эшне башкармадым. Кинотеатрны 750 мең сумга сатуны оештырдылар. Саный китсәң, күп андый очраклар. Мондый игъланнарны алар ике табаклы гәзиткә бастырып чыгаралар. Хисап өчен. Аның турында татар гәзитләре язды.

– Болар буенча тикшерү булдымы?

– Республикада моңа карата бернинди дә реакция булмады. Милекне үзләштерү буенча Русиянең Тикшерү комитетына яздым, кәгазьләр әйләнеп кайтты, мондагы тикшерүчеләр аны әвәли дә әвәли.

Аның каравы ул вакытта “Татмедиа” җитәкчелеге миңа чыкты, хуҗалар үзләре шалтыратып “синең мәсьәлә буенча Татарстан президенты аппаратыннан чыктылар, сине эштән азат итәргә дигән әмер бирелде” дип ачыктан-ачык әйттеләр. Балаларыңа кыен булачак, кит диделәр. Киттем, ләкин мин киткәч, район гәзитендә эшләгән балаларымны да эштән кудылар. Авырлы дип тормадылар. “Кыскарту” диделәр, этеп-төртеп кудылар. Үземә килгән зыян берни түгел, балалар өчен куркам.

– Бензин сибеп, ут төртүчеләрнең табылуына ышанасызмы?

– Бер ай эчендә тапмасалар, табарга теләмәсәләр, партия билетымны халык алдында ягачакмын. Бандитлар белән бер партиядә торасым килми!

Районда милекне талау сәясәтен алып баручыларга мин тыныч кына урларга комачаулыйм. Мине күрә алмыйлар. Өченче очракта мине шартлатырга да мөмкиннәр.

Беренче һөҗүмнән соң алар гаеплеләрне тапмадылар. Мин гаделлекне яратам, 43 ел буена журналист булып эшләдем, күпләр мине белә, укучыларым, сайлаучыларым бар, мин депутат та булдым. Мин моны болай гына калдырмыйм, кирәк булса, халыкка дөреслекне җиткерер өчен урамга чыгып сөйләячәкмен. Мәскәү каналларын күтәрәчәкмен. Мин үземне күрәләтә таптата, үтертә алмыйм. Әгәр гаеплеләрне тапмасалар, салым түләүдән туктаячакмын һәм халыкны да шуңа өндәячәкмен. Мине яклый алмаган дәүләткә ник мин акча түләргә тиеш? Оныгым өенә керергә курка икән, ни уйлый прокурор, полиция башлыгы?

– Шәһәрдә яшәүчеләргә коррупцион системага, гаделсезлеккә каршы көрәшү авыр, ә авылда яшәүчеләргә икеләтә, өчләтә кыен. Алар коллар дәрәҗәсендә яши, авылда торып, кеше үзенең хокукларын яклый аламы?

– Чын-чынлап көрәшсәң, буладыр. Свердловски өлкәсендә Ройзман бар, аны батырырга телиләр, ләкин халык арасында авторитеты бар, канунны белә, үзен яклый. Намуслы булсаң, хокукларны белеп хәрәкәт итсәң, мәсьәләнең очына чыгып булуына ышанам. Республика якламый икән, Мәскәү бар.

– Эштән куылгач, нәрсә белән көн күрәсез? Күченеп кит дип тәкъдим итүчеләр бармы?

– Олы кызымның ике баласы бар, өченчегә бала тууын көтәләр, икенче кызым бәби тапты, өченчесе дә бала үстерә. Мин Апаста туган кеше, нәселем белән кайда кубарылып китим? Апас кешеләре мине кем икәнемне белә. Китмим. Хуҗалыкта 700 баш тавык бар, яшелчә үстерәбез, ачтан үлмәбез. Дошманнар өмет итмәсеннәр. Ачыктан-ачык сөйләячәкмен барысын да. Апас милкенең кайда киткәнен тикшерсеннәр, бар фактлар да ярылып ята, ләкин тикшерүче генә юк, җавап бирүче юк. Республика прокуроры бар, эчке эшләр министрлыгы. Бу бит алар карамагында. Райондагы кайбер әшәке җитәкчеләргә ышанычым бетте, андыйлардан теләсә нәрсә көт тә тор. Сабыйлар, яшь гаиләләр белән сугышалар бит бу бәндәләр.
XS
SM
MD
LG