Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә һөнәр берлекләре эш ташлады


Төркиядә биш һөнәр берлеге Истанбулның Таксим мәйданында протест белдерүчеләрне полиция тарафыннан кырыс чаралар белән бастырылуына ризасызлык йөзеннән бүген илкүләмендә эш ташлау игълан итте.

Беркөнлек бу эш ташлауга Прогрессив һөнәр берлекләре конфедерациясе дә, бюджет хезмәткәрләренең, инженер һәм архитекторларның, табибларның һөнәр берлекләре дә кушылды.

Һөнәр берлекләре Рәҗәп Таййип Эрдоганның Гаделлек һәм тәрәккыят фиркасе Истанбулның Гези паркында протест белдерүчеләрне көч белән куып таратып ил халкына каршы һөҗүм башлады дип белдерә.

Төрек адвокатлары әйтүенчә, узган якшәмбедә полиция Истанбулда 441, Анкарада 56 демонстрациячене тоткарлаган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG