Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Әхмәдиниҗат мәхкәмә каршына басачак


Иранның тиздән вазифа мөддәте тәмамланачак президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат 26 ноябрьдә җинаять гаепләве белән мәхкәмә каршына басачак. Бу хәбәр бүген Иран хөкүмәтенең интернет сәхифәсенә чыгарылды.

Әхмәдиниҗатка каршы Иран парламенты рәисе Али Лариҗани һәм башка рәсмиләр шикаять язган диелә.

Соңгы арада бу ике сәясәтченең үзара мөнәсәбәтләре начараеп китте. Февраль аенда Әхмәдәниҗат Лариҗанилар гаиләсен коррупциядә һәм вазифаларын үз максатларында куллануда гаепләде. Әхмәдиниҗат парламентка Али Лариҗаниның энесе Фазыл Лариҗани белән бер түрә арасындагы сөйләшү язмасын тыңлатты. Әхмәдиниҗат әйтүенчә, парламент рәисенең туганы ниндидер бизнес проектларны яклаган өчен ришвәт алырга теләгән булган. Лариҗани исә Әхмәдиниҗатны мафиози ысуллары белән эш итүдә гаепли.

Иранда узган җомга көнне үткән президент сайлавында Хәсән Рухани җиңеп чыкты.
XS
SM
MD
LG