Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда 25нче өлкә Сабантуе узды


Самар Сабантуе күренеше
Самар Сабантуе күренеше

Чирек гасыр элек “Туган тел” җәмгыяте Самарның үзендә өлкә Сабантуен уздырган иде. Беренче бәйрәмне бердәнбер оешма уздырган булса, 25нчесендә Самарның дүрт татар оешмасы үзләренчә өлеш керттеләр. Шулай да чыгымнарның калын башын Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте үз җилкәсенә алды.

Юбилейны зурлап уздыруда Самар шәһәр администрациясе дә көч куйды. Сабантуе уздырылган Гагарин паркын төзекләндерделәр. Паркта бәйрәмебезне хөрмәтләп шигарләр эленеп торды.

Ике зур сәхнәдә берьюлы концерт барды. Су өстендәге сәхнәдә Яңа Җүрәй, Кошка, Надеждино, Гали авылларының, Җигүле, Нефтегорски шәһәрләре үзешчәннәре чыгыш ясаса, стадионда урнаштырылган зур сәхнәдә Хәния Фәрхи, "Сорнай" ансамбле, Татарстанның Зәй районы артистлары, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле һәм “Яктылык” мәктәбе укучылары тамашачыларны куандырдылар.

Губернатор вәкиле Дмитрий Овчинников Николай Меркушкин исеменнән җылы тәбрикнамә тапшырды. Бер төркем милләтпәрвәрләргә губернатор исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Самар Губерна рәисе Виктор Сазонов чыгышыннан берничә фикер: "25 ел элек Самар җирлегендә татар халык гореф-гадәтләре киң колач алып пропагандалана башлады. Татар мәдәнияте белән киңкатлам ватандашларыбыз таныштылар. Татар халкы зур талантларга ия.Татарлар төбәк сәясәтенә, икътисадына мактаулы өлеш кертәләр".

Самар түрәсе Дмитрий Азаров Сабантуйны шәһәр бәйрәме исемлегенә кертте. Сүз уңаенда шуны өстәргә кирәктер: юбилей Сабантуен уздыру буенча оештырылган шураның рәисе итеп мэр Азаров сайланган иде.

Татарстанның Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева бернинди акцентсыз татар телендә изге теләкләрен белдерде. Татарстанга мәдхия җырлады. Чыгышын: “Татарстаннан да яхшы җир юк!” дип тәмамлады.

Талип хәзрәт Яруллин бәйрәм белән дә котлады, вәгазь сөйләргә дә өлгерде. “Һәр татар бәйрәме – ул безнең горурлыгыбыз! Бер күрешү – бер гомер. Шуңа да бәйрәмнәребезгә җыелышып килү үзенә бер күркәм гадәт. Динебез бер. Милләтебез бер. Яшьләребезгә телебезне һәм динебезне өйрәтик. Шул вакытта гына без халык булып сакланып калырбыз. Балаларыбыз татар булулары белән шатлансыннар. Бергә булыйк, бердәм булыйк”, дип тәмамлады чыгышын Талип хәзрәт Яруллин.

Сабантуена зур чыгымнар тотылган. Баш иганәче – Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Самар шәһәр дума депутаты Минәхмәт Хәлиуллов. Баш батырга ул машина бүләк итте. Җилкәсенә тәкәне һәм кулына машина ачкычын Самар өлкәсенең Яңа Усман авылыннан Айвар Билалов алды.

Самарның Гагарин паркы татар дәрьясын хәтерләтте. Милли көй, милли ризыклар, милли кием. Куанычлы йөзләр. Бәхетле очрашулар. Хәмер-шәраб сатылмаганлыктан халык айнык килеш ял итте. Кая карама хәләл ризык иде.

Халыкның барлык катламының да күңелен күрергә тырыштылар. Дәүләт имтиханнарында 100 бал җыйган татар балаларына һәм аларның укытучыларына бүләкләр бирделәр. Күпбалалы татар гаиләсе дә бүләккә лаек булды. Бу очракта сан янәшәсенә сыйфат таләпләрен дә куйдылар. Балалары “Яктылык”та укыганнарга һәм яхшы укыганнарга.

Бәйрәмнән соң: "Өч ай буена көнне-төнгә ялгап эшләүләр бушка китмәде. Иганәчеләр булышты. Мохтарият яшьләре җиң сызганып эшләделәр. Камышлы, Гали авыллары, Сызран, Тольятти, Яңа Куйбышев шәһәрләре үзләренең күргәзмәләрен оештырдылар. Халык дәррәү кубып милли ризыклар пешереп саттылар. Татар халкының дәрәҗәсен үстерүдә киләчәктә дә көчебезне кызганмабыз”, диде Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов.
XS
SM
MD
LG