Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда иминлек саклау тулысынча әфганнарга күчте


Кабулдагы тантанада НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен һәм Әфганстан президенты Хәмит Карзаи
Кабулдагы тантанада НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен һәм Әфганстан президенты Хәмит Карзаи
Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Әфганстан армиясе илдә иминлек саклау вазифасын тулысынча үз өстенә ала, дип белдерде. Бүген Кабулда Карзаи халыкара көчләрнең илдә иминлек саклау эшен тулысынча әфган көчләренә тапшыру тантанасында катнашты.

Иминлек саклауны тапшыруның соңгы өлеше илнең көньягында һәм көнчыгышында Талибан көчләре хөкүмәткә каршылык күрсәтеп килгән 95 районны әфган көчләре карамагына тапшырудан гыйбарәт.

Бүгенге тантанада НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен да катнашты.

Тантана башланыр алдыннан Кабулның көнбатышында интихарчы бомба шартлатып кимендә өч кешене үтерде. Полиция белдерүенчә, ул һөҗүм парламент депутаты Мөхәммәт Мохакыйкка каршы оештырылган, әмма Мохакыйкка зарар булмаган.
XS
SM
MD
LG