Accessibility links

Обама Русияне атом коралларын 1/3кә киметергә чакырмакчы


АКШның бер югары рәсмие белдерүенчә, президент Барак Обама АКШ белән Русиянең стратегик атом кораллары санын тагын өчтән бер өлешкә киметүне тәкъдим итәргә җыена.

Аның әйтүенчә, Обама бу тәкъдимне чәршәмбе Берлиндагы чыгышы вакытында ясаячак.

Обаманың беренче президентлыгы чорында АКШ белән Русия Стратегик коралларны киметү килешүе нигезендә стратегик атом кораллары санын 1550-гә кадәр киметергә килешкән иде. Обаманың яңа тәкъдиме хупланган очракта мондый кораллар саны 1000-гә калачак.
XS
SM
MD
LG