Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Русияне атом коралларын киметергә чакыра


Барак Обама Берлинда чыгыш ясый
Барак Обама Берлинда чыгыш ясый
АКШ президенты Барак Обама АКШ белән Русиянең стратегик атом кораллары санын өчтән бер өлешкә киметүне тәкъдим итте.

Бу тәкъдим, бүген Обаманың президент вазифасында Берлинга беренче сәфәре вакытындагы чыгышында яңгырады.

Обаманың беренче президентлыгы чорында АКШ белән Русия Стратегик коралларны киметү килешүе нигезендә стратегик атом кораллары санын 1550-гә кадәр киметергә килешкән иде. Обаманың яңа тәкъдиме хупланган очракта мондый кораллар саны 1000-гә калачак.

Обама атом кораллары булган вакытта без имин түгел, диде.

Обама шулай ук АКШ белән Русиянең Европадагы тактик атом кораллары санын да киметергә тәкъдим итә.

Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин Русия тыеп торучы стратегик атом кораллары балансының бозылуына юл куймаячак, диде.

Путинның ярдәмчесе әйтүенчә, Русия атом коралларына ия булган башка илләрнең дә аларны киметүен тели.

Обама бүген Берлинның Салкын сугыш чоры хатирәләрен саклаучы тарихи Бранденбур капкасы янында чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG