Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия мәхкәмәсе Ягафаровны шартлы җәза белән Русиягә озата


Италия мәхкәмәсе узган кышта каргизәр казасында алты кешенең үлеменә сәбәпче булган башкортстанлы Азат Ягафаровка ике еллык шартлы җәза билгеләп аны Русиягә озату турында карар чыгарды.

Бу елның гыйнвар аенда Италиянең Чермес чаңгы шуу курортында Ягафаров идарә иткән каргизәр 100 метрлы упкынга төшеп андагы сигез кешенең алтысы, шул исәптән Ягафаровның туганнары һәлак булды. Ягафаров үзе әле дә хастаханәдә дәвалана.
XS
SM
MD
LG