Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау укучылары маҗар хәрбиләре һәйкәлен чистартты


Укучылар һәйкәлне чистарта
Укучылар һәйкәлне чистарта

“Хәрби мемориаллар” берләшмәсе мәгълүматларына караганда, Удмуртия җирендәге унбиш зиратта Икенче дөнья сугышында әсиргә төшкән 3674 хәрби җирләнгән. Бүгенгә шундый зиратларның уникесе генә сакланган. Ижауда маҗар хәрбиләренә куелган һәйкәлне мәктәп укучылары тәртиптә тота.

Удмуртиядә Икенче дөнья сугышы елларында әсир алман солдатлары өчен ике лагерь оештырылган. Алар арасында алманнардан тыш башка милләт вәкилләре дә булган.

22 июнь – Ватан сугышы башланган көн алдыннан Ижау шәһәренең 10нчы мәктәп балалары әсирлеккә төшкән маҗар солдатларына куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерде. Һәйкәлне 2004 елда Маҗарстан вәкилләре куйган булган. Әлеге һәйкәл турында җирле администрация һәм аны тәртиптә тоту өчен бурычлы оешмалар оныткан. Бу елларда һәйкәл тирәсе чүп-чар белән тулган, истәлекле такта да укырлык дәрәҗәдә түгел иде.

10нчы мәктәптә татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган музей бар. Тагын икенче “Хезмәт даны” дип аталган сугыш елларында Ижевски-Балезино тимер юл төзүчеләренә багышланган музейда балалар тылда башкарылган эшләр белән таныша. Шуңа да балалар сугыш хикмәтләре хакында белә. Маҗар солдатларына һәйкәл турында музей җитәкчесе Эльвира Халтурина белеп, балаларны бирегә алып килә.

Укучылар маҗар солдатларының фашистлар яклы булуын белә. Эльвира Халтурина балаларга аларның сугыш корбаннары булуын аңлата.

Әсирлеккә төшкән маҗар солдатларына куелган һәйкәл
Әсирлеккә төшкән маҗар солдатларына куелган һәйкәл
“Без бүген һәйкәлләр белән көрәшергә тиеш түгел. Күрәсез, ишетәсез, Эстониядә һәйкәлләргә нинди караш, Балтыйк буе илләрендә сугыш ветераннары нинди авыр шартларда яши. Безнең балаларның андый мәрхәмәтсез булуын теләмим”, дип аңлатты Эльвира Халтурина укучыларны һәйкәлне тәртипкә китерү сәбәбе хакында.

Балалар һәйкәл тирәсен чүп үләннәрдән утады, истәлекле тактаны чистартты. Укучылар берничә һәйкәлне тәртиптә тоталар икән. Алар ел саен республиканың Кекоран авылына барып, анда Ижевски-Балезино тимер юл төзүчеләренә куелган һәйкәлне дә карап, чистартып торалар.

Әсирлеккә төшкән солдатларга килгәндә, алар Удмуртиядә заводлар өчен урман кискән, шулай ук торф чыгаруда катнашкан. Авыр шартларга түзә алмыйча һәм сугышта алган яралардан өч меңнән артыгы вафат булган. Исән калганнарын 1948 елда республикадан алып киткәннәр. Шулай итеп өч меңнән артык солдат Удмуртиядә мәңгелеккә калган.

10нчы мәктәпнең укучысы Әлинә Сафинаның туганнары сугышта хәбәрсез югалган абыйларын эзлиләр икән. Гаиләдән ике абыйсы сугышка киткән булган. Берсе Украинада һәлак булган. Аның каберен эзләп тапканнар. Икенче абыйларының да мәңгелек йорты табылыр дип өметләнә ул. Мәктәпнең хезмәт даны музееның эзтабарлары хәрби архивлар белән элемтә булдырган, эзләнү-тикшеренү эшләрен алып бара.

Сугыш чорына кагылган бик күп мәгълүматлар әле ачылмаган. Кайчан да булса барысы да ачыкланыр дип өметләнә яшь эзтабарлар.
XS
SM
MD
LG