Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс министры: Икътисадта "кызу" билгеләре күренә


Антон Силуанов
Антон Силуанов
Русия икътисадында мөмкинлекләр тулысынча кулланылган һәм эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган шартларда “кызу” билгеләре күренә. Петербурда үтүче халыкара форумда Русия финанс министры Антон Силуанов шулай дип белдерде.

Министр сүзләренчә, Русия икътисадында җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен мөмкинлекләр бар, әмма моның өчен эш көчен кыскарту зарур.

Элегрәк икътисади үсеш министры Андрей Белоусов, әгәр дә хөкүмәт тулай җитештерү күләмен арттыру өчен чаралар күрмәсә, көзгә Русия икътисадында рецессия башланырга мөмкин, дип кисәткән иде.

Хөкүмәттә Русия ширкәтләренең халыкара базардагы көндәшлек мөмкинлекләрен арттыру өчен рубьлең бәясен төшерү тәкъдим ителә. Әмма тиздән Үзәк Банк җитәкчелегенә киләчәк Эльвира Нәбиуллина һәм башка кайбер җитәкчеләр моңа каршы чыга.
XS
SM
MD
LG