Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телевидение карау мөмкинлеге – кеше хокукымы?


Вано Мерабишвили "Вано шоу" тапшыруында
Вано Мерабишвили "Вано шоу" тапшыруында

Грузиянең кулга алынган элекке премьер-министры Вано Мерабишвили телевизор карау мөмкинлеге өчен ачлык тотты. Телевидение карау хокукы мәсьәләсе беренче генә күтәрелми.

Берничә ел элек Грузиянең иң тәвәккәл сәяси җитәкчеләреннән берсе булган Вано Мерабишвили ул чакта телевидениедә даими рәвештә үзенең кызыклы һәм харизматик якларын күрсәтә иде.

Вано Джавахишвили алып барган "Вано шоу" дип аталган, төнлә күрсәтелә торган бер тапшыруда ул хәтта инде үзе хакимияттән киткәннән соң, премьер-министр урынын Бидзина Иванишвили алганнан соң, элек үзе җитәкләгән хакимиятнең телефон сөйләшүләрен тыңлаулары турында мондый шаян сөйләшүдә катнашты:

Мерабишвили: Бу яңа хөкүмәт телефон сөйләшүләренең тыңлануына риза булмаячак. Шуңа күрә хәзер сез телефон аша ни теләсәгез шуны әйтә аласыз. Элек телефон аша ничек сөйләшкән булсагыз, аны дәвам итә аласыз.
Джавахишвили: Нормаль сөйләшә алам дигән сүзме?
(тамашачылар көлә)
Джавахишвили: Элек нәрсә әйткән булсам, шуны әйтеп нормаль сөйләшә аламмы?
Мерабишвили: Без сезнең элек әйткәннәрегезне сөртеп юк иттек инде.

Ул чакта Мерабишвилиның популярлыгы шул кадәр күтәрелеп аны хәтта “Вано шоу” тапшыруын алып баручы кунак итеп чакырдылар.

Әмма хәзер инде Мерабишвили телевидение йолдызы булу түгел, телевидение карау мөмкинлегеннән дә мәхрүм. Хакимияттә вакытта вәкаләтләрен явызларча куллануда гаепләнүче Мерабишвили зинданда мәхкәмә хөкемен көтә. Узган атнада ул үз бүлмәсенә телевизор куюны таләп итеп ике көн буе ашаудан баш тартып торды.

Төрмә хезмәткәрләре әйтүенчә, заманында күпләрне дер селкетеп торган элекке эчке эшләр министры һәм Саакашвилиның Берләшкән милли хәрәкәтенең элекке генераль секретаре Мерабишвили телевизор кую вәгъдә ителгәннән соң ачлыкны туктаткан.

Кржыжтоф Лисек Тифлистә
Кржыжтоф Лисек Тифлистә
Европа парламентындагы Польша вәкиле Кржыжтоф Лисек июнь башында Мерабишвили янында булганнан соң, телевизор карый алмау аны хәбәрләр агымыннан мәхрүм итә, дип бу хәлне тәнкыйтьләп чыкты. Ул чакта төрмә хезмәткәрләре Мерабишвили газетлар укый ала, гадәти тоткын буларак аның телевидение кебек махсус өстенлекләргә хокукы юк, дип каршы чыкты.

Грузия юстиция министры Теа Цулукиани, әгәр дә Мерабишвилиның тәртибе яхшы булса, аңа кызыксындыру чарасы буларак телевизор да, радио да бирелергә мөмкин дип ышандырды.

БМО тарафыннан тоткыннар өчен тәкъдим ителгән “стандарт минимум” кагыйдәләре газет-журналлар һәм чыбыксыз тапшыргычлар аша “мөһим” хәбәрләр, китаплар белән тәэмин итүне күздә тота. 1955 елда ук чыккан бу кагыйдәләрдә телевидение аерым телгә алынмый.

Әмма Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең бер карары телевидение карау – гадәти ватандашларның хокукы дип телевидение белән тәэмин итүне яклап чыкты. Страссбург мәхкәмәсенең 2011 елгы карарында иярчен аша күрсәтелүче телевидениене тота торган тәлинкәләр мөһаҗирләргә һәм диаспора төркемнәренә кирәк, чөнки үз илләреннән килүче тапшырулар аларга үз диннәрен тотарга ярдәм итә, диелә.

Мерабишвили да ахыр чиктә Страссбург мәхкәмәсенә барып җитәргә мөмкин. Әмма телевидение карау хокукын таләп итеп түгел, ә яңа хакимиятнең үзен хаксыз җәзалап үч алуын исбатлау өчен.

Президент Михаил Саакашвилиның якын беректәше булган Мирабишвили хакимияттә чакта вәкаләтләрен үз фиркасе тарафдарларына эш урыннары булдыру өчен файдалануда һәм 2011 елда протест чарасын көч белән куып таратуда гаепләнә. Аңа 12 елга кадәр төрмә яный.

Әмма Мирабишвили һәм аның тарафдарлары аның 21 майда кулга алынуын Иванишвилиның хакимияттән китүче Саакашвили тарафдарларыннан үч алуның бер өлеше дип исәпли.

АКШ һәм Европа берлеге парламентлары әгъзалары Иванишвилины сәяси көндәшләрне сайлап җәзалаудан тыелырга өндәде.

Мерабишвилиның телевидение таләп итүе рәсмиләр Грузия төрмәләрендә киң таралган көчләүләр һәм кыйнаулар турында яңа видеодәлилләрне телевидениегә чыгару-чыгармау турында уйланган вакытка туры килде. Кайбер күзәтүчеләр бу видеолар 12 еллык төрмә мөмкинлеген истә тоткан Мерабишвилиның шундый авырлык белән алган телевизорны карау ләззәтен тагын да арттырачак, дип явызланып көлә.
XS
SM
MD
LG