Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нельсон Манделаның хәле авыр


Көньяк Африканың элекке президенты Нельсон Манделаның хәле авыр, дип хәбәр ителә. 94 яшьлек Мандела хастаханәдә. Илнең президенты Джейкоб Зума аның янына кереп чыккач халыкны Манделаның исәнлеге өчен дога кылырга чакырды.

АКШ президенты Барак Обаманың Көньяк Африкага шимбә көнне киләчәк.

Мандела - Көньяк Африканың беренче кара тәнле президенты, апартеид вакытында кеше хокуклары өчен көрәшкән, 27 ел төрмәдә утырган, шуның өчен 1993 елда Нобель тынычлык бүләгенә ия булган кеше.
XS
SM
MD
LG