Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан никах тантаналары өчен төзелгән бинага исем сайлый


Казан шәһәр хакимияте никахларны теркәү өчен Казансу ярында төзелгән яңа бинага исемне халык тәкъдимнәре нигезендә сайлаячагын белдерә һәм тәкъдимнәр кабул итә.

5 июльдә Казан шәһәрендә никахларны рәсми теркәүче яңа ЗАГС бинасы ачыла. Казан Универсиадасының 27-нче җәйге Универсиада булуы хөрмәтенә, бу көнне биредә 27 яшь парны теркәячәкләр.

Киләчәктә Казандагы никахларның күпчелеге шунда узачак. Бинаның өч бүлмәсендә көненә бер йөзләп никах тантанасы үткәрү мөмкин булачак, диелә.

Әлегә яңа корылманың рәсми исеме юк. Хәзергә аңа "Казан" тантаналар үзәге" дигән исем бирү тәкъдим ителә. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин аңа исемне шәһәр халкының фикер һәм тәкъдимнәре нигезендә сайлаячакларын белдерде. Башкала мэриясенең интернет сәхифәсе аша һәр казанлы үз тәкъдимен җиткерә ала. Моннан тыш фикерләрне телефон аша башкаланың үзәк ЗАГСына шалтыратып та әйтергә була.

40 метрлы бакыр казанга охшатып төзелгән загс бинасы Татарстан башкаласының тарихи-мифик образын гәүдәләндерә. Риваятьләргә караганда, болгар кабиләләре яңа шәһәр өчен урын эзләгәндә, бер сихерче аларга кайсы урында утсыз казанда су кайный башлый, шунда шәһәр салыгыз дигән. Болгарлар нәкъ менә шундый урынны Кабан күле буенда тапкан. Кайбер риваятьләрдә Казан урнашкан урында кайчандыр хан улының суга үз казанын төшереп җибәрүе әйтелә. Башта “Казан” дигән исемне елгага, ә аннары, имештер, шәһәргә биргәннәр.

Хөрмәтле укучылар, сез яңа бинага нинди исем бирелүен телисез? Үз тәкъдимнәрегезне Азатлык форумына яза аласыз.
XS
SM
MD
LG