Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" мәчете күрмәүчеләргә ярдәм итәчәк


Казанда "Ярдәм" мәчете ачыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

Казанда "Ярдәм" мәчете ачыла

Казанның Серов урамында төзелүче "Ярдәм" мәчете июльдә ачыла. Монда начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге дә булачак.

Яңа мәчеткә тоташтырып төзелгән тернәкләндерү үзәге берьюлы йөзгә якын начар күрүчегә хезмәт итәчәк. Үзәктә алар өчен барлык уңайлылыклар да каралган. Өч катлы итеп төзелгән үзәктә ашханә, спорт залы, тренажер залы, брайл системында укырга өйрәтә торган сыйныф, махсус бәдрәфләр, юыну бүлмәләре, компьютер сыйныфлары, радиоузел, уку бүлмәләре - бар да күрмәүчеләрне уйлап төзелгән.

Үзәкнең бер ягы ир-атлар, икенче ягы начар күрүче хатын-кызлар өчен планлаштырылган. Бүлмәләрне коридор тоташтыра. Унике йокы бүлмәсе, җәмгысы алтмышка якын бүлмә бар.

Беренче каттан өченче катка күтәрелү өчен махсус лифт куелган. Коридорларда начар күрүчеләргә хәрәкәт итү өчен уңайлы тоткычлар ясалган.

Үзәк белән мәчетнең намаз уку өлешен тоташтырган урында радиоузел булачак. Начар күрүчеләр тәүлек дәвамында радио аша кирәкле мәгълүмат ишетә һәм теләкләре булганнар үзләре дә чыгыш ясый алачак.

Үзәкнең иң аскы катында брайл системы белән китап бастыру типографиясе корылачак һәм Русиянең барлык төбәкләрендә яшәүче күрмәүчеләргә монда басылган әлеге китаплар бушлай таратылачак.

Үзәкнең беренче катыннан керүгә уң якта мәчет функциясен башкарачак намаз уку урыны төзелгән. Монда берьюлы 300 ир-ат намаз укый алачак. Хатын-кызлар өчен 150 кеше сыйдырышлы урын аның өске катына планлаштырылган. Шулай ук мәхәллә халкы да монда кереп намаз укый алачак.

"Ярдәм" мәчетенең гомум мәйданы 2800 шакмак метр, тышкы мәйданнарын да кушып исәпләсәң 1.8 һектар. Тышкы мәйданда да начар күрүчеләр өчен барлык уңайлылыклар тудырылган. Монда бөтенләй күрми башлаганнарга машина юлыннан ничек узуны, җәяүлеләр кичүеннән ничек чыгуны өйрәтә торган махсус мәйданчыклар ясалган. Авыру балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылган.

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, Казан уртасында шушындый мәчет-тернәкләндерү үзәген төзүгә иганәчеләр бик зур ярдәм иткән.

"Мин беренче чиратта Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинга олы рәхмәтләремне җиткерер идем. 2008 елда "Сөләйман" мәчетенә безнең хәлне белергә килгәч яңа тернәкләндерү үзәге төзергә ярдәм итүен сораган идек. Берсүзсез гозеребезне үтәде. Җир алуда да, төзелеш эшләренә дә ярдәм итте. Әлбәттә, иганәчеләребезгә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын ", ди Баязитов.

"Ярдәм"нең төзелеше инде тәмамланып бетсә дә, сыйныфларны компьтерлар, кирәкле җиһазлар белән тулыландыру, йокы бүлмәләренә ятаклар, күрмәүчеләр өчен электроник кирәк-яраклар алу өчен мәчетнең әле хәйран ихтыяҗы бар икән.

"Тарихка кереп калачак вакыйга булачак шундый мәчет төзелешенә матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр "Ярдәм"гә ярдәм кулын сузса без бик рәхмәтле булыр идек", ди ул.

Мөфти урынбасары сүзләренчә, "Ярдәм" мәчете төзелеше тәмамлангач "Сөләйман" мәчетендәге хезмәткәрләр барысы да "Ярдәм"гә күченәчәк. "Сөләйман" мәчете исә ябылмаячак, ул шундагы мәхәлләгә мәчет буларак хезмәт итәчәк.
XS
SM
MD
LG