Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә урам җыеннарының көч белән бастырылуы Европа сөйләшүләрен кичектерде


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Люксембургтагы җыенда Төркиянең Европа Берлегенә керү сөйләшүләренә багышланган чираттагы очрашуны көзгә кадәр кичектерү турында карар кабул итте.

Германия, Австрия һәм Нидерланд бу карарны төрек хакимиятләренең хөкүмәткә каршы урам җыеннарын көч кулланып бастыруга җавап дип аңлатты. Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Европа Берлеге белән сөйләшүләрне дәвам итүгә киртәләр юк, диде.

Әнкара берлеккә керү сөйләшүләрен Хорватия белән бергә 2005 елда башлаган иде. Хорватия инде киләсе атнада Европа Берлеге әгъзасы булачак. Узган елның октябрендә берлекнең Төркия турындагы хисабында кеше хокуклары һәм демократик реформаларның артта калуы турында борчылу белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG