Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндәге "Этнос" үзәгендә җәйге лагерь эшли


"Этнос" балалары
"Этнос" балалары

Төмән шәһәренең "Этнос" иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге балаларга туган телләрен өйрәтүдә күп тырышлык куя.

Венера Хәйруллина җитәкләгән этномәдәни юнәлештә белем-тәрбия бирүне максат итеп алган бу оешма 1995 елда туган телләрне өйрәнү һәм халыкларның мәдәни мирасын саклау өчен өстәмә белем бирү оешмасы итеп ачылган иде. Монда балаларга татар, гарәп, казах, ингуш, әрмән телләрен өйрәнергә, вокал, хореография, урал-себер һәм татар-себер бизәкләре, йомшак уенчыклар, кул эшләре, халык керамикасы, агачтан кисеп ясау, сынлы сәнгать, курчак-драма, төрки модасы театры студияләрендә, дин буенча якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган.

"Лагерьда күңелле"
"Лагерьда күңелле"
Социаль-педагогик, сәнгати-эстетик, спорт-техник, туган якны өйрәнү өстәмә белем бирү юнәлешләрен тормышка ашырганда педагоглар балага шәхси якын килергә, аның аң-үсешен тәэмин итәргә, әхлагын формалаштырырга, җәмгыятькә яраклашырга өйрәтергә тырышалар, һөнәри осталыкларын һәм хезмәт күнекмәләрен үзләштерергә булышалар һәм һәрвакыт программаларында этномәдәни юнәлешне искә алалар, халыкларның мәдәниятенә ихтирам һәм игътибар тәрбиялиләр.

Үзәкнең үз эшен ел әйләнәсендә, ялсыз алып баруы да шатландыра. Кайсы вакыт кына килеп керсәң дә монда балаларны очратырга мөмкин. Әти-әниләр, өлкәннәр белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Алган белемнәрен-осталыкларын күрсәтеп төрле кичәләр-бәйрәмнәр үткәрелә, шәһәр, өлкә, Россия, халыкара күләмдәге фестивальләрдә дә уңышлар яулыйлар “этнос”лар.

“Этнос” үзәге халкыбызның телен һәм мәдәни байлыгы серләрен өйрәтүне өч яшьтән башлый. Регина Халикова һәм Наисә Гайнельянова шәһәрнең 127, 147, 167нче балалар бакчаларында, 9, 13, 39, 41, 52, 72, 91нче мәктәпләрендә 24 төркемдә 360 кешегә белем бирәләр.

"Дуслык" төркеме
"Дуслык" төркеме
Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне укыту “Татарча сөйләшергә өйрәнәбез” програмы нигезендә алып барыла. Дәресләр атнасына ике мәртәбә уен формасында үтә. Програмда төп игътибар милли бәйрәмнәргә, бәйгеләргә, кичәләргә бирелә. Татарлар белән ураза, корбан, өлкәннәр, яңа ел, 23 февраль, 8 март, 9 май бәйрәмнәрен, нәтиҗә итеп “Туган телен иң яхшы белүче”, “Себер үзенең тамырлары белән бөек” кичәләрен уздыру традициягә әверелгән.

Урта мәктәп укучылары рус телле мәктәпләр өчен төзелгән “Тел – халык рухы” өстәмә белем бирү програмы белән факультатив рәвештә атнасына бер-ике тапкыр укыйлар. Алар дәресләрдә өч телдә (әдәби татар теле, себер татар теле, урыс теле) сөйләшергә, гореф-гадәтләрне, традицияләрне, мәдәният һәм тарихыбызны өйрәнәләр.

Дәресләрдә гаиләгә хөрмәт, ата-ананы ярату, өлкәннәрне хөрмәтләү, кешеләргә шәфкатьле булу, үзара дуслык хисләре һәрдаим тәрбияләнә.

Халыкара фестивальдә җиңгән 4 яшьлек Юлия Гафурова
Халыкара фестивальдә җиңгән 4 яшьлек Юлия Гафурова
Тормышта коллектив өчен иң мөһиме - балалар белемле, киң мәгълүматлы, сәләтле, иленә кирәкле яхшы белгеч һәм туган җирен, халкын таныган, белгән, сөйгән, башка милләт кешеләрен дә хөрмәтләгән, үз милләтенә хезмәт иткән шәхес булып үссеннәр иде, ди директор Венера Хәйруллина. “Без ел саен татар телен укучылар санын арттырырга тырышабыз, мәктәп директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, ата-аналар белән сөйләшүләр алып барабыз. Бергә килешеп татар төркемнәре ачабыз. Төркемнәрдәге балаларның дүрттән бер өлеше катнаш гаиләләрдән. Телне сакларга кирәк. Тел белмәгән бала диннән дә читләшә. Шәһәрдә татар мәктәбен дә күптән ачарга иде, без аңа әзер инде”.

Берничә елдан бирле “Этнос” балалар үзәгендә июнь-июль айларында җәйге лагерь оештырыла. Анда шәһәр һәм өлкәдән җыелган татар балалары туган телләрен ныклабрак өйрәнә һәм милли тирәлектә рәхәтләнеп ял итәләр.

- Лагерьга төрле мәктәпләрдән 30 бала йөрде. “Дуслык” һәм “Шатлык” отрядларында көн саен татар телен, шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнделәр. Халык әкиятләре, милли бизәкләр, костюмнар, сәнгатебез белән таныштылар. Лагерьның башлыгы Рәчига Фәйзуллина булса, укытучылары Наисә Гайнельянова, Регина Халикова, Зунфира Дворянских, Марина Шацких, Марина Мальцева, Зөлфия Мухвәлиева, Әлмирә Галиева иделәр. Һәр көнгә исем билгеләнгән, чараларның һәм дәресләрнең темасы алдан ук төзелеп куйган иде. Мәсәлән, “Без төрле, шулай да бергә”, “Уйнап өйрәнәбез”, “Минем гаилә”.

10 июньдә “Халкыма тугъры мин...” исемле татар поэзиясе көнендә танылган Төмән шагыйрьләрен кунакка чакырдык. Заһит Акбүләков һәм Клара Кучковская үзләренең шигырьләрен укыдылар. Алар әдәби татар һәм себер татар телендә яңгырадылар. Заһит абыйның патриотик рухтагы, ә Клара апаның җылы, шаян шигырьләре балаларга ошады, дип эшләре белән таныштырды Венера Латыйпова.

Корбан бәйрәмен билгеләү
Корбан бәйрәмен билгеләү
Заһит Акбүләков: “Этнос” җәен дә эшен туктатмый. Быел да татар телен өйрәнү буенча ике балалар төркеме оештырдылар. Алар белән очрашуга мине дә чакырдылар. Очрашу җылы һәм эчтәлекле үтте. Аларга мин кыскача үзем һәм шигърият турында сөйләдем. Алар мине зур игътибар белән тыңладылар. Татар һәм рус телендәге шигырьләремне дә укыдым. Әңгәмәгә Таһир Фәйзуллин (52 мәктәп укучысы), Даниял Кадыйров (46 мәктәп), Рамил Хафизов (Муллаш), Азалия Хәмидуллина (39 мәктәп), Карина Кәримова (9 мәктәп), Камилла Гадиева (91 мәктәп) кушылдылар. Туган телләре белән балалар кызыксыналар. “Этнос”та аларны туган телгә өйрәтүдә зур эш алып баралар. Аларга моның өчен рәхмәт сүзләрен әйтергә кирәк. Балаларны татарлыкка өйрәтү изге эш ул. Бу очрашу белән мин бик канәгать. Сабыйлар күңелендә дә ул озакка сакланыр дип уйлыйм. Татарлыгыбызны саклауда, аны алга сөрүдә “Этнос” педагогларына яңадан-яңа уңышлар телим. Һәр үткәргән чарагыз сезне яңа үрләргә омтылдырсын, рухи канатлар куйсын”, диде.

"Зәңгәр эфир" радиомәктәбе укучылары укытучылары Зыятдин Низамов белән
"Зәңгәр эфир" радиомәктәбе укучылары укытучылары Зыятдин Низамов белән
Көндәлек мәшәкатьләрдән туган җитешсезлекләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә бала күңеленә яңа сулыш, белем, изге теләкләр өләшү җиңел эш түгел, әлбәттә. Телебезгә, халкыбызга, йолаларыбызга игътибар уятып, укучыларда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Алга куелган олы максатларына тугры хезмәт итеп, үзәкнең данын күтәреп, рухын баетып, татулыкны, иминлекне яклап, гел алга омтылырга тырышалар мондагы хезмәткәрләр. Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш, диләр алар.
XS
SM
MD
LG