Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл IT-чемпион булырга әзерме?


"IT-чемпион" бәйгесе тамгасы
"IT-чемпион" бәйгесе тамгасы
Мәгънәсез, ачу китергеч нәрсәләр җәмгыятебездә болай да ташып ашкан дип, мин аларның кайберләреннән һәрвакыт котылу юлын эзлим. Әйтик, квартплата, газ, ут, интернет, телефон һәм башка бөтен түләүләрне ай саен каядыр барып, көтеп, чират торып, сатулашып түләп азапланмыйм. Бу эшне мин күптән инде интернет аша гына башкарам. Коммуналь хезмәтләрне исәпләп торучы счетчиклар күрсәткечен дә интернет аркылы гына яңартып торам. Моны уйлап чыгаручыларга мең рәхмәт, аяк-куллары сызлаусыз булсын.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы көйләнеп киткәнче, түләүләрне идарәче компанияләр сайтлары аша, яисә онлайн-банклар аша башкарып булса, хәзер дәүләт порталында барлык хезмәтләр бер урында тупланган, бик җайлы. Николай Никифоровның шундый порталны Русия күләмендә көйләп җибәрергә тырышуы билгеле. Дөрес, бик кирәкле нәрсә бу. Мин мондый яңалыкларны бик хуплыйм, тормышны җайлатучы технологияләрне уйлап табучыларны хөрмәт итәм. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру максатыннан: шул порталга күбрәк кеше кереп теркәлсен һәм түләүләрне шуннан гына башкарсын өчен яз көне “IT-чемпион” дигән бәйге игълан ителгән иде. Моның турында бөтен кеше белә, чөнки укучыларның “Электрон белем бирү” сайтындагы логиннарын ду килеп шушы бәйгедә катнашучылар дип теркәделәр. Бәйгенең шартлары гап-гади: укучы бала дәүләт порталына әти-әнисен, туганнарын кодалап алып керергә һәм өйгә килгән квитанцияләрне шул портал аша түләттерергә тиеш. Бер түләү – 4 балл. Кем күбрәк балл туплый – шул җиңүче. Беренче өч урынга бәйгенең һәрбер өлешеннән соң айпад бүләк ителә. Һәрбер районда өч җиңүче игълан ителә. Әлбәттә инде, без дә бу бәйгедә катнаштык, барыбер түлибез бит инде ай саен. Айпадын да отттык. Бәйге барышында дәүләт порталыннан файдаланучылар ике мәртәбә артып, ярты миллионга җитте дип сөйләделәр. “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә, хәзер аның икенче өлеше башланды, кышка кадәр җәмгысе өч өлеш булачак.

Дәүләт хезмәтләре порталы көннән-көн популярлаша дигән сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә микән соң? Николай Никифоров фикеренчә, инде 2018 елга кадәр Русия халкының 70 проценты дәүләт порталы хезмәтләреннән даими файдаланып торачак, ә 2015 елда ил күләмендә электрон паспортларга күчәргә дә мөмкинлек туачак икән. Шатланасы гына кала, тик дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, шәхси кабинет ачып кына калмыйча, ә аны көндәлек тормышында даими рәвештә кулланучылар күпме соң? Минемчә, социаль челтәрләрдә утыручылар белән чагыштырганда, әлегә бик аз. Һәм мин моның берничә конкрет сәбәбен дә күрәм. “IT-чемпион” бәйгесе барышында ул сәбәпләр аеруча бүлтәеп күзгә ташланды. Әйтик, улыбызның сыйныфташлары арасында, без белгән, күргән, ишеткән кешеләрнең ник берсе-бер катнашсын шул бәйгедә! Теркәлүен теркәлделәр, анысы хак, тик балл җыеп, ярышырга тырышып караучыларны үзебезнең тирәдә без күрмәдек. Сәбәбе бик гади – дәүләт хезмәтләре порталында һәр түләүдән шактый комиссия умырып алына. 4 мең квартплата түлисең икән, шуңа өстәп 40 сумыңны басып калалар. Авыл халкы тиктомалга 40 сум бүләк итеп утырамы инде?! Юк, әлбәттә, тиенен тиененә чутлап, банкка, яисә почтага илтә дә түли ул. Бер тиен дә артыгын түләми,чөнки түлисе килми. Менә шул – дәүләт хезмәтләре порталын бик каты популярлаштырасылары килсә, барлык түләүләрне дә процентсыз гына ясыйсы. Айпад та өләшеп утырасы юк, бер-ике ай эчендә гаҗәп популяр булып китәчәк. Чөнки халык җүләр түгел бит инде ай саен артык акча түләп утырырга. Шул ук халык вәкиле булсам да, мин җүләр димәк, чөнки шатлана-шатлана шул портал аша квартплатасын да, башкасын да түлим.

Дәүләт хезмәтләре порталының популярлашып китә алмавына икенче төп тормозы турында язам хәзер. “IT-чемпион” бәйгесе шартлары буенча, күбрәк балл җыю максатыннан, без Татарстанның башка төбәкләрендә яшәүче туганнар, дусларны да җәлеп иттек. Аларның квартплаталарын, газ, телефонга килгән квитанцияләрен, штрафларын түләдек. Түләү географиясе киң булды: Казан, Апас, Сарман, Питрәч, Мөслим, Чаллы һ.б. Башкаларында проблема килеп чыкмады, ә менә Сарман, Мөслим квартплаталарын түләп кенә булмый бит! Ай узып бара, ә түләп булмый, “идарә итүче оешмагыздагы техник сәбәпләр аркасында әлеге сервис вакытлыча эшләми” дигән язу чыгып тик тора! Вакытлычаларын бер көн түздем, ике, аннары Сарман, Мөслимдәге идарә итүче компанияләргә көн дә шалтыратырга тотындым. “Тоташтырыгыз, төзәтегез, эшләтегез системаны, теләсә нишләгез, миңа балл җыясы бар, сезнең аркада күпме баллдан коры калабыз!” – дип сүктем. Башта шаккаттылар: мондый дәгъва белдерүче әллә мин беренче булганмын шунда. Тик күпме тырышсам да, әлеге райондагы квартплаталарны түләп булмады. Инде ачу килә башлады. Яңабаштан шуларга ук шалтыратырга тотындым: “Сез дәүләт хезмәтләре порталының тәгәрмәченә таяк тыгучылар! Димәк, сез президентның сүзен аяк астына салып таптыйсыз!” Шуннан соң кызык фактлар ачыклана башлады: фәләнешәр мең халык яши торган әлеге районнарда портал аша квартплата түләүчеләр саны бармак белән генә чутларлык икән. Сармандагы җаваплы хезмәткәр акланырга тотынды – ул бөтен мәгълүматны эшләп тапшырган икән, “Тик безнең оешмада интернет начар эшли, шуңа күрә сез портал аркылы түли алмыйсыз”, – диде. “Соң рәтләгез инде шул интернетыгызны, яңаны сузыгыз, минем аңа ни катнашым бар?! Миңа түләргә кирәк, бетте-китте!”

Мөслимдә башка төрле сәбәпләр әйттеләр, “Әлеге сервисның эшләмәү сәбәпләре бездә түгел, бары тик Казанда гына”, дип акланып карадылар. “Ник алайса башка районнарныкын түләп була? Нәкъ менә Мөслимнекен түләргә җыенгач, “Идарәче компаниядәге техник проблемалар аркасында әлеге хезмәт вакытлыча эшләми. Мөслим районының бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итегез” дип язылган кып-кызыл сигнал юл килеп чыга, мин әйтәм. Әле җитмәсә, гамәлдә булмаган кәрәзле телефон номерын куйганнар. Иң кызыгы шунда, “IT-чемпион” бәйгесе барышында Мөслим укучысы ике меңнән артыграк балл җыеп, иң алдынгылар рәтендә барды. Аның район главасы баласы икәнен белгәч, мин тәмам гаҗәпкә калдым һәм Мөслимнең исәп-хисап үзәгенә шалтыратып турыдан-туры сорадым: “Мин күпме тырышсам да, Мөслимнең квартплатасын түли алмыйм. “IT-чемпион”ның иң актив катнашучыларының берсе – районыгыз җитәкчесе ничек түли икән соң квартплатасын? Сезнең бу система бөтенләй эшләми бит!” Шунда гына миңа аңлаттылар – район җитәкчесенең торагы Мөслим исәп-хисап үзәгенә карамый, ә бөтенләй башка карамакта икән. Район җитәкчесе белми дип, тынычлап утыралар шулай. Менә сиңа мә, дәүләт хезмәтләре порталын популярлаштыру бу! Гап-гади квартплата да түләп булмасын, ә райондагы ике кеше меңәрләгән балл җыйган икән, димәк портал районда “популяр” булып чыга микәнни инде?

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы түләүләр системасын рәткә китерәчәкләренә сүз биреп, Мөслим, Сарманның белгечләре ай буе тырышты. Мин дә өсләреннән төшмәдем – көн аралаш диярлек шалтыратып тордым. Принципка киттем, төкерергә дә була иде, билгеле. Түләп булмый гына бит. Ай тәмамланырга инде берничә көн генә калып бара дигәндә, кабыздылар тәки. Түләдем, 4 балл күчте. Киләсе айда да шул ук хәл кабатланыр микән инде дип пошаманга калдым? Бәйгенең беренче өлеше нәтиҗәләре өч айдан соң гына игълан ителәсе иде чөнки. Тик проблема шуның белән генә тәмамланмаган икән әле – түләү үтүен үтте, тик Мөслимдә акча тиешле исәп-хисап счетына утырмаган булып чыкты! Шуңа күрә яңа квартплата бурычлы булып килде. Аның очына чыгып, артыннан юллап, тиешле урынга утыртып йөриселәр булды. Өч ай дәвамында проблемаларсыз гына ник бер мәртәбә түләп булсын! Хәзер июнь ае бетеп бара, түләп була микән дип дәүләт порталына керсәм, һаман шул ук кызыл тормоз: “Идарәче компаниядәге техник проблемалар аркасында әлеге хезмәт вакытлыча эшләми. Мөслим районының бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итегез”. Бәйгенең бер өлеше бетте, айпадын алды бу, тынычлангандыр, бүтән безне борчып шалтыратып маташмас дип утыралар микән инде хәзер? Ә сарманнарда түләү үтә, тиккә интекмәгәнмен икән. Менә шулай “популярлаштыралар” Мөслимдә дәүләт хезмәтләре порталын. Хөкүмәт миллиардлаган сумнар акча түгеп, халыкка җайлы булсынга тырыша, ә кайбер авылларда ыжлап та карамыйлар! Кем дә кем шулай интегә-интегә түләп утырсын инде аннан, җә? Бер кереп карый да, кул селтәп, бүтән беркайчан да керми бит инде. Башка районнарда да андый проблемалар юктыр дип кем әйтә ала?

Лилия Сөнгатуллина
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG