Accessibility links

Дума эшче мигрантлар өчен салымны арттырырга җыена


Русия Дәүләт думасы депутатлары чит илләрдән килеп эшләгән мигрантлар өчен салымны 56% кадәр арттырырга тәкъдим итте. Канун өлгесе киләсе атнада каралачак. Аның авторы думаның милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Валерий Рашкин сүзләренә караганда, канун проектында ике яңалык бар - БДБ илләреннән килүчеләргә эш визалары булдыру һәм алар өчен социаль фондларга түләүне арттыру.

Бүгенге көндә мигрантларны эшләтүче ширкәтләр аларның хезмәт хакларының 28% Пенсия фондына түли.

Белгечләр бу канунның Русиядә "кара" хезмәт базарын үстерәчәген фаразлый.
XS
SM
MD
LG