Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары татар телен дә мотлак укытырга сорый


Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы

27 июньдә Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай мәгариф канунын берьюлы икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Әлеге канунга күрә башкорт телен укыту республикада мотлак булып кала. Татар җәмәгатьчелеге татар телен укытуны да мотлак итәргә таләп итә.

Мәгариф канунын тәкъдим иткән Корылтай депутаты, танылган шагыйрь Равил Бикбаев сүзләренчә, төрле оешмалар тәкъдим иткән бер-берсенә каршы килгән төзәтмәләр канунга кертелмәгән. Кертелгән өч үзгәреш фәкать редакцион төзәтмә булып тора.

Канун өлгесе әзерләнгән вакытта Бикбаев Азатлыкка бу канунның әһәмиятен аңлаткан иде.

"Берәүләр әйтәләр - рус телен укыту республикада тарая, рус теле исәбенә башкорт теле укытыла, диләр. Бу сүзләр нигезсез. Русиянең башка төбәкләрендә рус теленә бүленгән сәгатьләр белән чагыштырганда, Башкортстанда аларның саны күбрәк. Әмма инде башкорт телен дәүләт теле итеп укыту турында безнең бу законда ачык итеп язылган. Башкорт теле һәм рус теле дәүләт телләре буларак укыту киләчәктә дә тормышка ашырылачак, дәвам итәчәк, диелгән.

Әмма башкорт телен дәүләт теле буларак укыту белән генә проблема чишелми. Дәүләт телен туган тел буларак укыту мәсьәләсе шулай ук бик зур проблема. Бу яктан безнең ата-аналарның ваемсызлыгы мине нык борчый. Без башкорт телен дәүләт теле дип нинди генә кануннарда игълан итсәк тә, тел гаилә теленә әйләнмәсә аны дәүләт теле итү бик кыен булачак. Бу мәсьәләне күмәкләшеп уйларга кирәк. Хәзер матбугатыбыз да чыга, яңадан-яңа газета, журналлар чыга. Аларның тиражлары кими. Театрларга халык йөрми. Башкорт мәктәбе дигән исем йөрткән уку йортларында да балалар дәресләрдә башкортча сөйләшәләр дә коридорга чыккач рус теленә күчәләр. Болары закон белән генә көйли торган эш түгел. Боларны без үзебезнең уяулыгыбыз, үзебезнең милли аңыбыз белән көйләргә тиешбез" диде Корылтай депутаты Равил Бикбаев.

Уфа татарлары тел мәсьәләсендә урыслар белән бер яклы

Ул арада Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге татар телен укытуны да республикада мәҗбүри итәргә чакыра.

Шушы көннәрдә Уфада Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда республикада телләр укыту мәсьәләсе тикшерелде.

Утырышта татар теленең урыс һәм башкорт телләре белән бер дәрәҗәдә булуы, аңа дәүләт теле статусы бирелергә тиешлеге билгеләнде. Чарада Урыс соборының башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы мөрәҗәгате дә тикшерелде һәм аңа хуплау белдерелде.

Республика урысларының төп оешмасы булган Урыс соборы башкорт телен дәүләт теле буларак укытуга каршы чыккан иде. Собор башкорт теле теләкләре булганнарга гына укытылырга тиеш дип исәпли.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әлеге мәсьәләне тикшереп, чит телләр мәҗбүри укытылган бер вакытта туган телләр дә мәҗбүри укытылырга тиеш дигән фикергә килде. Башкорт теле теләк белән укытылырга тиеш. Ул һич кенә дә татарларга туган тел дип тагылырга тиеш түгел диелде. Шулай итеп, ТИҮ Урыс соборы кебек үк башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы чыкты.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов сүзләренчә, ул Татарстанда булып, берничә татар җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре белән очрашып кайткан. Очрашуда Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы чыгуларына ризасызлык белдерүчеләр дә булган. Рәмил Хөсәенов сүзләренчә, алар Башкортстан ТИҮенең бу гамәле Татарстанда татар теленең дәүләт теле буларак позициясен какшатуга булышлык итә дип исәпли. Рәмил Хөсәенов Татарстан аерым статуска ия, шуңа аны Башкортстан белән тигезләргә ярамый дип исәпли.

"Башкорт теле татарга мәҗбүри тагылмасын"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00
XS
SM
MD
LG