Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Барак Обама Нельсон Манделаны күрергә килә


АКШ президенты Барак Обама җомга кич Көньяк Африкага килә. Ак Йорт аның урын өстендә яткан 94 яшьлек Нельсон Мандела янына бару-бармавына Манделаның гаиләсеннән рөхсәт көтүен белдерде. Әмма Обама сәфәргә чыгар алдыннан апартеидка каршы көрәшкән Манделаның аның өчен "каһарман" булуын белдерде.

Нобель тынычлык бүләге иясе Мандела 27 ел төрмәдә утырып чыкты, соңыннан илнең беренче тапкыр сайланган кара тәнле президенты булды. Үпкә авыруы белән урын өстендә яткан Манделаның хәле авыр, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG