Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъяр Сабантуе гаилә мохитендә узды


Сабантуй кунагы Гөлзадә Сафиуллина җырлый. Баянда Харьковтагы “Дуслык” татар үзәге рәисе Шәфыйк Бәширов.
Сабантуй кунагы Гөлзадә Сафиуллина җырлый. Баянда Харьковтагы “Дуслык” татар үзәге рәисе Шәфыйк Бәширов.

23 июньдә Акъярның (Севастополь) Максимов дачасы исемле урында Акъяр татарларының инде 15нче Сабантуе узды. Аны Акъярның Татар-башкорт үзәге оештырды. Харьков, Бакчасарай, Ялта, Гурзуф, Акмәчет, Кырымның башка урыннарыннан килгән кунаклар яшеллеккә күмелгән аланда җыелды.

Акъяр Сабантуена Кырымның “Идел” ассоциациясе, “Туган тел” бөтенукраин татар мәдәни үзәге рәисе Илмир Тимергалиевтән, Ялтаның “Акчура” татар үзәгеннән җибәрелгән котлаулар укып ишеттерелде.

Акъяр Сабантуенда зур ансамбльләр, шау-шу булмаса да, ул татар мохитендә, туган җирләреннән читтә яшәгән бер татар гаиләсе мохитендә узды.

Акъярдагы үзәкнең күпьеллык җитәкчесе Җәмил әфәнде зур көч куеп, бу татар гаиләсен җыеп беркемнән бер тиен алмыйча ел саен Сабантуйны уздырып килә.

Бу юлы да Акъяр Сабантуена Харьковтагы “Дуслык” татар үзәге рәисе Шәфыйк Бәширов баянын күтәреп килгән, Гурзуфтан җырлары-биюләре белән апалы-сеңелле Мәрьям һәм Таидә ханымнар, Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллина һәм башкалар килде. Алар үз чыгышлары белән Севастополь Сабантуена ямь өстәделәр.

Татар биюе ярышында беренчелекне яулаган 92 яшьлек Магарисә Закирова умартачы Вазыйх Муллин тарафыннан умарта сөте белән, ә сугыш инвалиды Габделбәр абый Шәфигуллин умартаның сорыкорт сөте белән бүләкләнде.

Балалар һәм зурлар арасында аркан тарту, капчыкларда йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, көрәш ярышлары да узды.

Сабантуйда самовар куелып пәрәмәч, чәк-чәкләр белән чәйләр эчелде. Инде берничә елдан бирле Сабантуйга килеп пылау пешергән, милләте белән грек булган Александр Крива бу юлы да Сабантуйга килгәннәр өчен үз хисабына пылау пешерде. Акмәчеттән Вәли Шәйхетдинов исә инде ничәнче ел Акъяр Сабантуена Акмәчеттән үзенең аппаратурасын китереп татар көйләрен уйната.

Менә шулай итеп Акъярда инде 15нче ел рәттән Сабантуй уздырылып килә.

Җәмил әфәнде бу Сабантуйны киләсе елга ниндидер планга кертү өчен Илмир Тимергалиевкә хат язган. Бу хат Кырым Югары Радасының мәдәният комиссиясе рәисе Сергей Цековга бирелгән. Цеков исә аны Мәскәүгә Русия милләттәшләре Шурасына алып киткән. Киләсе елга бу Сабантуй планга кертелерме, ярдәм булырмы-юкмы - билгесез.

2014 елда Акъярдагы Татар-башкорт милли үзәге үзенең 20 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Бу көннәрдә Севастополь радиосында айга бер тапкыр татар телендә чыккан радиотапшыруларның да инде 182нче чыгарылышы яңгыраячак. Аны да Җәмил әфәнде Хисаметдинов әзерли һәм алып бара.

1944-45 елларда сугыштан соң Акъярны торгызу өчен Татарстаннан һәм Башкортостаннан берничә эшелон төзүче китерелгән. Хәзер Акъярда яшәүче татарларның күпчелеге - шул елларда килгәннәрнең варислары.
XS
SM
MD
LG