Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр президенты хәрбиләр таләбен кире какты


Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси хәрбиләрнең таләпләрен кире какты. Хәрбиләр 48 сәгать эчендә Мурсига оппозиция белән килешү таләбен куйган иде. Алдагы көнне хәрбиләр хакимият кризистан чыгуга сәләтле булмаса, киләчәктә үз карамакларыннан чыгып гамәл кылачакларын әйткән иде.

Бүген Мисырның тышкы эшләр министры Мөхәммәт Камәл Амр эшеннән китте. Бу инде каршылык чаралары башланганнан соң вазифасыннан киткән алтынчы министр булды.
XS
SM
MD
LG