Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сноуден Русиядән сәяси сыену сорамаска булган


Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков инде бар атнадан артык Шереметьево һава аланының транзит зонасында калучы АКШ үзәк күзләү идарәсе хезмәткәре Эдвард Сноуденның Мәскәүдән сәяси сыену сорау ниятеннән баш тартуын әйтте. Шул ук вакытта Песков шомчылыкта гаепләнүче Сноуденны Русиянең АКШка бирергә җыенмавын да белдерде.

Алдагы көнне Русия президенты Владимир Путин Сноуден АКШка зыян китерүдән баш тарту шарты белән генә Русиядә кала алачагын әйткән иде.

Польша һәм Норвегия сәяси сыену сорап Сноуден исеменнән мөрәҗәгать алуларын раслады. Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский үзенең twitterында бу мөрәҗәгатьне канәгатьләндерү яклы булмаячагын да язды.

Венесуэла президенты Николас Мадуро Каракасның Сноуденнан әлегә бернинди дә мөрәҗәгать алмавын әйтте. Шул ук вакытта ул Сноуден бөтен илнең яклавына лаеклы булуын ассызыклады.

Июнь ае башында АКШның яшерен күзләү програмнарын матбугатка чыгарганнан соң Сноуден Һоңкоңга качкан иде. Вашингтон аны АКШка тапшыруны таләп иткәннән соң ул аннан китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG