Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Чечняның аерылуын теләүчеләр арта


Чечня әләме
Чечня әләме

"Левада" үзәгенең соңгы фикер белешүендә катнашкан һәр ике кешенең берсе Чечняның Русиядән аерылуына каршы булмаячагын әйткән.

Русиянең иң зур фикер белешү үзәге булган "Левада" бу атнада "Чечняның Русиядән чыгуына ничек карыйсыз" дигән сораштыру нәтиҗәләрен игълан итте. Җавап бирүчеләрнең 24% моңа "куаначакларын" белдергән. 2009 елда бу сан 14% иде. Тагын 27% Чечняның Русиядән чыгу ихтималына "битараф" булуларын әйткән. 1998 елда бу сан 11% иде.

Русия халкы ил җитәкчелеге Чечняда алып барган сәясәт белән риза түгел, саннар шуның дәлиле, диде Азатлыкка "Левада" социологы Лев Гудков.

Лев Гудков
Лев Гудков
"Җавапларны бергә тупласак, шул күренә ки – халыкның яртысына якыны Чечняның Русиядән чыгуына каршы түгел. Бу Путинның Төньяк Кавказда уңышсыз сәясәт алып баруын күрсәтә", диде Гудков.

Чечняда хәрби чараларны яклаучылар да кимегән.

2005 елда “Чечняне Русиядә көч белән булса да калдырырга кирәк” дип санаучылар 23% булса, быелгы фикер белешүдә андыйларның саны 10% булган.

Сораштыруда катнашканнарның 52% Төньяк Кавказдан килгән террор куркынычы соңгы 10 елда кимемәде, дип белдергән. 72% Чечняны “киеренке” төбәк дип атаган.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның матбугат вәкиле Әлви Кәримов бу саннар республикадагы чынбарлыктан ерак, дип саный.

"Бу фикер белешү республикадагы чынбарлыкны күрсәтми. Бүгенге көндә Чечня – тыныч һәм тотрыклы төбәк. Мин "Левада" үзәге мәгълүматына ышанмыйм. Бу сораштыруны Русиянең тотрыклы киләчәген кайгыртучылар оештыргандыр дип әйтү кыен", диде Азатлыкка Кадыйров вәкиле.
XS
SM
MD
LG