Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр хәрбиләре президент Мурсины вазифасыннан төшерде


Мисыр президенты вазифасыннан читләштерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Мисырның саклану министры Габдел Фәттах ал-Сисси илдә "күчеш чоры" игълан итте

3 июль кичендә Мисырның саклану министры "күчеш чорында" хакимиятнең Югары конституция мәхкәмәсе рәисенә тапшырылуын игълан итте.

Мисырның саклану министры Габдел Фәттах ал-Сисси илдә "күчеш чорында" хакимиятнең Югары конституция мәхкәмәсе рәисе Адли Мансурга тапшырылуын игълан итүен Каһирәнең Тәһрир мәйданында җыелган йөзләрчә мең кеше хуплап каршы алды.

Хәрбиләр тәкъдим иткән "юл харитасы" нигезендә илдә Конституциянең үтәлеше туктатылып тора, аңа төзәтмәләр кертү өчен махсус комитет һәм дә вакытлы хөкүмәт төзелә. Илдә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары үтәчәк. Дөньяви оппозиция җитәкчесе Мөхәммәт Әл-Барадай бу чараларны "2011 елның инкыйлабын сүндереп-кабызу" дип атады.

Мисырда Мансур ант китерде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00
Мисырның исламчы президенты Мөхәммәт Мурси хәрбиләр басымы белән вазифасыннан төшерелеп 24 сәгать үтүгә илнең Югары конституция мәхкәмәсе рәисе Адли Мансур президент вазифасын башкаручы буларак ант китерде.

Шулай итеп, Мисырда беренче демократик сайлау нәтиҗәсендә хакимияткә килгән исламчы президент Мөхәммәт Мурси ни бары бер ел гына утыра алды.

Шушы бер ел эчендә Мурси хөкүмәтенә ризасызлык артканнан арта барды. Протест белдерүчеләр аның хөкүмәтен булдыксызлыкта, инкыйлаб өметләрен акламауда гаепләде.

Каһирәнең Таһрир мәйданына йөзләрчә мең кеше чыгып каршылык белдергәннән соң соң илнең хәрби җитәкчелеге 1 июльдә Мурсига оппозиция белән килешү өчен 48 сәгать вакыт бирде, югыйсә чаралар күрү белән кисәтте. Президент хәрбиләр таләбен кире какты.

Мурси тарафдарлары президентның читләштерелүенә ризасызлык белдерә
Мурси тарафдарлары президентның читләштерелүенә ризасызлык белдерә
Мурси үзенең вазифадан төшерелүен "канунсызлык һәм инкыйлаб нәтиҗәләрен урлау" гамәле дип атады һәм тарафдарлары белән янә мәйданга чыгарга вәгъдә итте. Иминлек көчләренә мөрәҗәгать итеп ул аларны илдә иминлек тәэмин итәргә, канкоеш булдырмаска, демократиядән тайпылмаска өндәде. Шушы мөрәҗәгать язылган видеоязма президент сәхифәсендә ике сәгать торганнан соң алынды.

Мурси хәзерге вакытта сак астында, дип хәбәр ителә. Хәрби җитәкчелек вәкиле моны "вакытлы кисәтү чарасы" дип атады. Мурсиның тарафдарлары, Иреклек һәм гаделлек патиясе һәм Мөселман кардәшлеге хәрәкәте вәкилләре шулай ук тоткарланган дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG