Accessibility links

Кайнар хәбәр

FISU генераль ассамблея утырышында Казанның Универсиадага әзерлеге турында хисап ясалды


Казанда узучы FISU генераль ассамблея утырышында Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев Казанның Универсиадага әзерлеген белдерде.

Ул Универсиадада 27 спорт төре булачагын әйтте. Анда дөньяның 162 иленнән 13 мең ярым кеше катнашачак. Барлыгы 25 илдән 20 мең волонтер килгән. Уеннар 49 спорт корылмаларында узачак.

Төп мәдәни мәйдан булып бүген ачылачак Универсиада паркы торачак. 7-17 июльгә кадәр кичен анда дю Солей циркы чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG