Универсиаданың мәдәни програмы кысаларында керәшен татарларының "Бәрмәнчек" төркеме концерт бирде. Алар махсус програм әзерләгән #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 8, 2013
Veli'K челтәре велосипедларын куллану Казанда уңышлы гына бара. Вице-мэр Прокопьев әйтүенчә, көн саен 500ләп сәпид алына икән #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 9, 2013
Хәзер Казанда Veli'Kның 7 прокат урыны бар, анда барлыгы 100 велосипед тора. Казансу ярбуен рәткә керткәч, анда да ачу карала #kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 9, 2013
"Әллә нинди кызыклар килеп чыга монда. Бөтен зал "Россия" дип кычкырса, без "Алия" дип тамак ертабыз, Татарстан байракларын болгыйбыз. Баксаң, безнең өстә генә Мутко белән Латынина утыра. Мутко, бахыр, тешен кысып утырадыр инде..)"
-- Гөлназ Бәдретдин
-- Life News
Казанда бик көчле яңгыр булды. Шәһәрнең бу өлешендә Универсиаданың машинада йөзү ярышларын оештырырга була #kazan2013 pic.twitter.com/da0hqPbO03
— guilfanr (@guilfanr) July 9, 2013
--социаль челтәрләрдән