Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының кунаклары бүген Закиров белән очраша



Казанга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы белән Универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак ике йөзгә якын милләттәшебез киләчәк. Алар биш көн дәвамында Универсиада уеннарында булудан тыш, үзләре өчен махсус оештырыллган күп кенә башка чараларда да катнашачаклар.

5 июль көнне “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашачак.

Конгресс хәбәр итүенчә, шимбә, 6 июль көнне кунаклар “Бибарс Сарай” дип аталган Казан ханлыгы һөнәрчеләр бистәсенең интерактив театраль мәйданчыгына барачак. Монда яшьләр милли һәдияләр, тегү-чигү, тал чыбыгыннан эшләнмәләр, тимерчелек, һөнәрчелек, милли уен кораллары үрнәкләре белән таныша алачак.

Шулай ук Универсиадага килгән яшьләр өчен “Болгар” музей-тыюлыгына махсус экскурсияләр дә оештырылачак. Монда алар берничә төркемгә бүленеп барачаклар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG