Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Навальныйга алты ел төрмә сорый


Прокурор «Кировлес» ширкәтендәге урлашуда гаепләнүче оппозиция активисты Алексей Навальныйны алты елга төрмәгә хөкем итүне таләп итә.

Бу эш нигезендә гаепләнүче Петр Офицеровка прокуратура биш ел сорый. Моннан тыш гаепләнүчеләрнең икесе дә килгән зыянны каплау өчен миллион сум түләргә тиеш булачак. Прокурор гаепләнүчеләрне мәхкәмә залында ук кулга алырга сорый.
XS
SM
MD
LG