Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие: “Универсиадада катнашучыларга ураза тоту мәҗбүри түгел”


Универсиада спортчылары һәм катнашучылары Рамазан аенда ураза тотмаса да була. Бу хакта Рамазан ае җитү уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында «БИЗНЕС Online»га Татарстан мөфтие Камил Самигуллин белдерде.

“Сәфәрдә булган кешегә ураза тоту мәҗбүри түгел. Әгәр тотса инде үзенә яхшырак булачак. Әмма аны хәзер тотмыйча, соңрак тотса шулай ук гөнаһ булмаячак”, ди ул.

Татарстанда Рамазан 9 июльдә башлана. Ураза гаете 8 августта бәйрәм ителәчәк.
XS
SM
MD
LG