Карачай-Чиркәс республикасында якшәмбе көнне 650 мең сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелеп мәгариф министры Борис Спиридонов кулга алынды.
Бу акчаны ике укучының ата-анасы министрга "БДИне уңышлы тапшырганы өчен биргән", дип хәбәр итте эчке эшләр министрлыгы.
Министр укучылардан дүшәмбе көнне башланган имтиханның икенче өлеше өчен акча таләп итүдә шикләнелә. Тикшерүчеләр һәр укучыдан бер балл өчен бер мең сум таләп ителгәнен фаразлый.