Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мисырлар безнең иминлекне яхшы кайгырта"


Татарстан студентлары
Татарстан студентлары

Татарстаннан бер төркем студентлар август азагына кадәр Мисырда гарәп телен камилләштерә. Алар Мисырдагы чуалышлар сәбәпле, Каһирә университетында түгел, ә кунакханәдә белем алырга мәҗбүр.

Мисырда хәзер Татарстаннан 20 шәкерт гарәп телен өйрәнә. Бу хакта вәкиллекнең җитәкчесе Эмма Галимова белән сөйләштек.

Эмма бу төркемгә кемнәр керде?

КФУда гарәп телен өйрәнүче студентлар бар. Алар “Әл Хадара” гарәп телен өйрәнү үзәгендә белем ала. Иң яхшы укучылар Мисырга бару өчен сайланып алынды. Мисырның тышкы эшләр министрлыгы программасы нигезендә килдек. Алар безнең бөтен чыгымнарны да каплый. Бу практика кебек һәм өстәмә уку дип санала.

Без Каһирә университетында укырга тиеш, әмма илдә барган низаглар сәбәпле без кунакханәдә белем алабыз. Укытучылар үзләре килеп укыта. Алар безнең иминлек өчен җавап тота, шуңа кунакханәдән чыгып йөрмәс өчен безне монда гына укытырга булганнар. Без монда август азагына кадәр булачакбыз.

Мисырда чуалышлар башлангач сезгә кире кайтырга кушмадылармы?

Юк кушмадылар. Безне чакыручылар Русия илчелеге белән элемтәдә торалар. Әлегә илчелектән кире кайту турында әйткәннәре юк.

Ә сез андагы хәлләрне күзәтәсезме?

Чуалышлар урынына, әлбәттә, бармыйбыз. Дөресен генә әйткәндә анда инде алар әллә ни сугышмый да. Сүзгә киләләр дә тарткалаш башлана. Моны инде массакүләм мәгълүмат чаралары арттырып күрсәтә. Барлык низаглар да Тәхрир мәйданында бара. Искәндәриядә дә чуалышлар булгалый. Безне болай чыгармыйлар. Чыксак та автобус белән алып баралар һәм алып кайталар. Безне йөртә торган махсус автобус бар. Сакчылар белән йөртәләр. Иминлек өлкәсендә барысы да каралган.

Син әйттең чуалышлар турында барысын да арттырып күрсәтәләр дип, син нидән чыгып шундый нәтиҗәгә килдең?

Татарстан студентлары Мисыр белән таныша
Татарстан студентлары Мисыр белән таныша
Безнең өчен җавап бирүче, ягъни безнең мондагы җитәкче ир кеше сөйләвеннән беләбез. Халык хәрбиләр дөрес эшләде, чөнки киләчәктә демократик ил төзеп булмас иде дип саный. Алар бит демократия төзергә тырыша. Шуңа күпләр армияне яклый.

Сезнең кунакханә чуалышлар бара торган урыннан ерак урнашканмы?

Без Пирамидалардан җиде чакрым ераклыкта яшибез. Тәхрир мәйданыннан бик ерак. Бу бөтенләй башка як. Аннары без ул хәлләр белән кызыксынмыйбыз. Укуыбыз бик тыгыз. Көненә биш сәгать белем алабыз, аннары күп өй эшләре бирәләр. Анда башка әйбергә вакыт та калмый.

Мисырга барган-барган инде бит Каһирәне дә күрәсе, музейларга да йөрисе киләдер...

– Алар барысы да програмда каралган. Менә узган ял көннәрендә - җомга, шимбә пирамидаларга бардык. Башка ял көннәрендә дә сәфәрләр каралган. Рамазаннан соң Кызыл диңгезгә алып барачаклар. Моның барысын да Мисыр финанслый.

Бу укуларда Татарстаннан тыш башка ил студентлары да бармы?

– Без әлегә үзебез генә, әмма монда төрле вакытта төрле илләрдән киләләр. Безне чакырган вакыф БДБ илләре белән фәнни хезмәттәшлек итү фонды дип атала һәм ул Мисыр тышкы эшләр министрлыгына карый. Алар төрле илләр белән хезмәттәшлек итә. Безгә кадәр генә монда Казакъстан студентлары булып киткән. Әлеге фонд гарәп теленең киңрәк таралуын тели. Монда бит инде сәләтле студентлар гына килә. Алар киләчәктә яхшы эшкә урнаша.

Бу студентларга гарәп телен тирәнтен өйрәнү нәрсәгә кирәк?

Студентлар арасында халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә белем алучылар, булачак укытучылар бар.
XS
SM
MD
LG