Дәүләт Думасына хөкүмәт эшендә булган рәсмиләргә туганнары белән төрле эшлекле килешүләр төзүне тыю турында канун өлгесе тапшырылды. Әлеге канун "коррупциягә каршы көрәш" кануны кысаларында әзерләнә.
Канун кабул ителсә, дәүләт һәм шәһәр идарәләре туганнары эшләгән бер оешмага да акча күчерә алмаячак. Туганнар дигәннән, канун ата-аналар, ир-хатын, балалар, оныклар, бертуганнар, шулай ук әби-бабаларга кагыла.
Моннан тыш канунда дәүләт һәм шәһәр идарәсендә бер-берсенә буйсынган туганнарның эшли алмавы турында да әйтелгән. Канун авыл җиренә кагылмый, авылда эшләргә кеше җитми, дип санала.
Канунны бозган очракта рәсмигә эшеннән алу яный.