Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама мөселманнарга хәерле Рамазан теләде


Ак Йортта 2011 елдагы ифтар мәҗлесе
Ак Йортта 2011 елдагы ифтар мәҗлесе

Обама Рамазан башлану уңаеннан АКШ һәм дөнья мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

АКШ президенты Барак Обама Рамазан ае башлану уңаеннан ясаган мөрәҗәгатендә дөньяда яшәгән миллиард ярым мөселманны берләштергән сыйфатларны телгә алды.

"Мөселманнарны гына түгел, барлык дин вәкилләрен берләштергән тынычлык, гаделлек һәм тигезлеккә, якыннарыңа мәрхәмәтлелеккә омтылу вакыты бу", дигән Обама. Бу сыйфатлар кешеләрне бер-берсеннән аерган каршылыкларга караганда да көчлерәк, ди АКШ президенты.

Миллионлаган качак бу Рамазанны өйләреннән ерак каршы ала. Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкада үз хокуклары өчен көрәшкән милләтләрне искә алып, Обама АКШның аларның үз киләчәге һәм дин тоту иреге өчен бу көрәшен хуплавын һәм ярдәм итүен белдерде.

Дүрт ел элек президент итеп сайланганнан бирле Барак Обама ел саен Ак Йортта зур ифтар мәҗлесләре оештырды. Быел да Рамазан аенда Обама Ак Йортка үз эшләрендә уңышка ирешкән мөселманнарны чакырачагын әйтте.

"Америка һәм дөнья мөселманнары өчен Рамазан гаилә шатлыгы, тынычлык һәм аңлашу ае булсын, Рамазан Кәрим," дип тәмамлана АКШ президенты мөрәҗәгате.
XS
SM
MD
LG