Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Ставрополь мәктәбендә яулыкны тыю карарын көчендә калдырды


Русия югары мәхкәмәсе Ставрополь мәктәбендә хиҗапны тыю карарын үз көчендә калдырды. Кызлары мәктәптә укыган өч мөселман гаиләсе җирле хакимиятләренең яулыкны тыю карарын мәхкәмәгә биргән иде.

"Ставрополь мәхкәмәсенең край хакимиятенең карарын дөрес дип чыгарган карары үз көчендә кала, аңа каршы чыгучыларның шикаяте кәнәгатьләндерелми", диелгән Югары мәхкәмә карарында.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов мәктәптә укучыларга яулыктан йөрү рөхсәт ителәчәгенә ишарә итте. Ул моннан проблем ясау кирәкми дип саный.

Сишәмбедә яңа уку елына әзерлеккә багышланган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов яулыкны тыю мәгънәсезлек булачагын әйтте. Ул моннан проблем ясау кирәкми дип саный.
XS
SM
MD
LG