Accessibility links

Царнаев Бостонда террор һөҗүме оештыру гаебен кире какты


Джохар Царнаев
Джохар Царнаев
Бостон марафонында шартлаткыч куеп террор гамәле оештыруда гаепләнгән Джохар Царнаев мәхкәмәдә үз гаебен танымады. Утырышта марафонда яраланган 30лап кеше катнашты.

Гаепләүдә телгә алынган 30 маддәнең берсеннән дә 19 яшьлек Царнаев үзен гаепле дип танымады. Гаепләүләр арасында күпләп үтерү коралын куллану һәм дүрт кешене үтерүдә гаепләү бар иде.

Иртәдән мәхкәмә каршына Царнаевны азат итәргә чакырган тарафдарлары да җыелды. Киләсе утырыш 23 сентябрьгә билгеләнде.

Джохар һәм аның олы абыйсы Тамерлан оештырган һөҗүмдә өч кеше һәлак булды, 260лап кеше яраланды, диелгән рәсми гаепләүдә.
XS
SM
MD
LG